Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Районда “Яшел ут-2026” республика смотр – конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды

Бүләкләү тантанасы “Чишмәкәй” балалар бакчасында (Чирмешән) узды.

Мәгариф бүлеге, дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең җирле бүлеге оештырган бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, пропагандалау һәм балалар имгәнүләрен кисәтү максатыннан үткәрелә.            

Быел әлеге конкурста өч мәктәпкәчә учреждение һәм алты педагог катнашты.

Балалар бакчалары арасында беренче урынны “Чишмәкәй” коллективы яулады. Икенче урында “Әкият” бакчасы, “бронза” – “Ландыш”  балалар бакчасында. 

Шәхси зачетта: тәрбиячеләр арасында Зилә Мусина (“Чишмәкәй”) иң яхшысы дип танылды. Икенче урында – Валентина Насыйрова (“Әкият”). Өченче урынны Рузилә Мортазина (“Ромашка”) һәм Гөлнара Шәрифуллина (“Ләйсән” Лашман балалар бакчасы) бүлештеләр.

Оештыру комитеты барлык катнашучыларның тырышлыгын билгеләп үтте. Фәридә Нурмиевага (Югары Кәмине балалар бакчасы) һәм Әлфинә Гафуровага (Түбән Кәмине балалар бакчасы) катнашучы сертификатлары тапшырылды.

Муниципаль этапта җиңүчеләр Чирмешән районы данын республика дәрәҗәсендә яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев