Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән муниципаль районы утырышында төрле хезмәтләр җитәкчеләре узган елгы эшчәнлеккә хисап тоттылар

Муниципаль район Советының чираттагы утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов 2025нче елда башкарган эшләр буенча хисап тотты.

-Узган елны район 24 федераль һәм республика программаларында катнашты. Башкарылган эшләрнең гомуми суммасы - 1 миллиард 590 миллион сум.

Торакны файдалануга тапшыру планы 21 процентка арттырып үтәлгән (7 мең кв.метрдан артык файдалануга тапшырылган). «Татойлгаз» акционерлык җәмгыяте үз хезмәткәрләре өчен өч арендалы йорт төзегән (41,7 млн.сум).

Туймәт авылындагы мәдәният йортында, Иске Кади мәктәбенең ашханәсендә, үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә һәм Чирмешән картлар йорт-интернатында да капиталь ремонт үткәрелде.

Юл фонды 1 млрд сумнан артык акча үзләштергән. 17 километр төбәк һәм 10 километр  муниципаль юллар норматив хәлгә китерелгән. Әмир авылы янында Олы Сөлчә елгасы аша күпер ремонтланды. Чирмешән авылының «Көньяк» микрорайонында тротуарлар һәм яктырткычлар белән 2,4 километр яңа юллар барлыкка килде, - диде үз докладында Илнур Минсәгыйт улы.

Депутатлар алдында шулай ук район контроль-хисап палатасы җитәкчесе Рамил Әхмадуллин да чыгыш ясады.

Аннан соң депутатлар районның резерв фондындагы акчаларны тоту тәртибе турында мәгълүмат тыңладылар. Шулай ук районның 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына район бюджеты турында карарга кайбер төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү бертавыштан кабул ителде.

Утырышта шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды. Совет утырышын район Советы рәисе, муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов алып барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев