Чирмешән мәктәпләрендә язгы каникул башлана
Мәктәпләрдә иң озын чирек тәмам.
28 марттан мәктәп укучыларының язгы каникулы башлана. Укучылар тугыз көн – 5 апрельгә кадәр ял итәчәк. Районның 26 мәктәбендә белем алучы 1761 укучы өчен бу уку елының соңгы чиреге 6 апрельдә башлана.
Язгы каникул башлану белән, укучыларның иминлеге аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бу вакытта әти-әниләргә балаларына юлда йөрү кагыйдәләрен кабат исләренә төшерү сорала. Каникул вакытында балалар еш кына урамда булалар, шуңа күрә аларга җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннарда гына юл аша чыгарга кирәклеген искәртергә кирәк. Боз өстендә уйнау, тыелган урыннарда чана-чаңгыда шууның куркыныч булуын аңлату зарур. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә онытмасалар иде.
Һәр баланың иминлеге - барыбызның да уртак эше. Каникул күңелле, файдалы һәм, иң мөһиме, куркынычсыз узсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев