Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Чирмешәнгә килде
Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Чирмешән районына эшлекле сәфәр кылды.
Эш визиты кысаларында ул Чирмешән урманчылыгының һәм урман хуҗалыгының еллык йомгаклау җыелышында да катнашты. Әлеге киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.
Чирмешән урманчылыгының һәм урман хуҗалыгының еллык йомгаклау җыелышында урманчылык җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин үз докладында узган елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.
Безнең район урманнарга бик бай, Чирмешән урманчылыгы карамагында барысы 36 мең гектардан күбрәк урманнар бар.
Урман үстерү – зур чыгымнар таләп итә торган һәм бик авыр хезмәт. Моның өчен иң беренче адым – агачның орлыкларын җыю, яшь үсентеләр (чәчкеннәр) үстереп, аларны тиешле вакытларда җиргә утырту.
-Ел дәвамында урман хуҗалыгы тарафыннан төп урман барлыкка китерүче 915 килограмм орлык әзерләнде һәм 953 мең утырту материалы үстерелде,- дип билгеләп үтте урманчылык җитәкчесе.
Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 700дән күбрәк патруль чарасы уздырылган, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау турында 127 хат бирелгән, административ хокук бозулар турында 3 беркетмә һәм 5 акт төзелгән.
-Соңгы елларда район урманнарында бер янгын очрагы да теркәлмәде, - диде үзенең чыгышында Мотыйгуллин. -Моңа халык арасында аңлату эшләрен актив алып бару, урман инспекторларының оператив эшләве, даими патрульлек итү, урман участоклары арендаторлары белән тыгыз элемтәдә эшләү һәм янгынга каршы кисәтү чараларын үткәрү нәтиҗәсендә ирешә алдык дип була. Узган елны янгынга каршы 30 километр арада минеральләштерелгән полосалар ясалды, 123 километрда яңарту эшләре алып барылды.
-Урманчылыкларның төп бурычы – дәүләт урман контроле һәм күзәтчелеге, - диде урманчыларның җыелышында катнашкан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов.- Алда безне урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор көтә. Без республика, шул исәптән сезнең район территориясендә дә, урманнарда янгын чыгуга юл куймас өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә кирәк.
“Чирмешән урман хуҗалыгы” җитәкчесе Николай Кваков сүзләре буенча, 2025 нчы елда хуҗалык 24 миллион 980 мең сумга товар продукциясе саткан һәм хезмәт күрсәткән.
Җыелыш ахырында Казан кунагы һәм башкарама комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов әлеге тармакның тырыш һәм уңган хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Әлфинур Җиһаншина “Россиянең урманнарны саклау үзәге” учреждениесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Чирмешән урманчылыгы” учреждениесе бухгалтеры Миләүшә Мостафина Татарстан Республиканың Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды. Чирмешән урман хуҗалыгы урманчысы Әлфидә Зыятдинова, саклаучы Дмитрий Суриков һәм Чирмешән урманчлыгының урманнарны саклау инженеры Ләйсән Глүмовага, Шешминка урманчылыгының урман мастеры Роман Юрин республиканың Урман хуҗалыгы министрының Рәхмәтенә лаек булдылар. “Чирмешән урман хуҗалыгы” учреждениесе Светлогорск җитештерү участогы начальнигы Мәйсәрә Минһаҗева һәм Чирмешән урманчылыгының урманчысы Хәлил Шарапов район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев