Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышы узды

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында мәгариф, мәдәният оешмаларында иминлек һәм Пасханы бәйрәм итү чорында чиркәүләрдә куркынычсызлык чараларын тәэмин итү турында сөйләштеләр.

Утырышны алып баручы район башкарма комитеты җитәкчесе, террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе урынбасары Илнур Җамалетдинов бу көннәрдә хокук саклау органнарына көчәйтелгән режимда эшләргә кирәклеген искәртте.

Федераль куркынычсызлык, экстремизмга һәм терроризмга каршы милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерү барышында 2026 елның өч аенда район прокуратурасы тарафыннан 40 закон бозу очрагы ачыкланган, аларны бетерү максатыннан судка 22 тәкъдим кертелгән, 3 административ дәгъва гаризасы судка җибәрелгән.

Райондагы мәдәният объектларының кайберләрендә иминлек паспортлары юк, тревога сигнализациясе кнопкасы кирәк, металл детекторлары да җитешми. Иминлек паспортлары ясауда кыенлыклар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев