Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәнгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты килде

Чирмешән муниципаль районына эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килде.

Айдар Рәис улы район активы, авыл җирлекләре башлыклары һәм район Советы депутатлары белән очрашты.

Әүвәл район башлыгы Рамил Айбатов 2025 елда районда милли проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләде.

Айдар Метшин үз чыгышында депутатның халык белән төбәк очрашулары башка районнарда да узуын билгеләп үтте, агымдагы эшкә йомгак ясады. Ул махсус хәрби операция темасына аерым игътибар бирде, яраланып кайтучы сугышчыларны кайгыртуда ярдәм чараларын хәзер үк эшләргә кирәклеген ассызыклады.

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән 159 федераль закон кабул иттек, – дип билгеләп үтте депутат.- Беренче чиратта, бу махсус хәрби операция зонасында катнашучылар, ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен төп социаль гарантияләрен беркетүче закон проектлары. Бу тотрыклы ташламалар, ярдәм чаралары, түләүләр, уку һәм эшкә урнашу гарантияләре системасы.  Алар кайткан вакытка да инде хәзердән үк шартлар тудыру турында уйларга кирәк: торак, эш һәм башка аспектлар. Район дәрәҗәсендә дә ярдәм итү чараларын уйлап каравыгызны сорыйм.

Депутат эш сәфәре кысаларында махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Динар Кашапов белән дә очрашты. Формаль булмаган шартларда чәй өстәле артында алар  сугышчы белән гаиләләргә ярдәм итү, социаль ярдәм буенча актуаль проблемалар турында фикер алыштылар.

-Бүген СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү белән бәйле барлык мәсьәләләр өстенлекле. Сез, сәламәтлегегезне, гомерегезне куркыныч астына куеп, дәүләтебезнең, кешеләрнең милли мәнфәгатьләрен яклыйсыз. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә, - диде Айдар Рәисович.

Очрашуда катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов якташыбызга бүләк тапшырды һәм исән-сау әйләнеп кайтуын теләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев