Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районының архив йомгаклары һәм планнары

Районда документаль мирасны саклау буенча планлы эш дәвам итә.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты планын гамәлгә ашыру кысаларында, чираттагы район киңәшмәсендә район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Рамилә Рәхмәтуллина 2026 елның беренче кварталындагы эшчәнлеге хакында чыгыш ясады һәм агымдагы елга эш планы белән таныштырды.

Рамилә Мәүлет кызы үз чыгышында документларны район оешмалары тарафыннан даими саклауга вакытында тапшыруның мөһимлеген ассызыклады.

- Безгә катлаулы һәм җаваплы эш башкарырга туры киләчәк, - диде Рәхмәтуллина. - Киләчәк буыннарга мәктәпләребезне, балалар бакчаларыбыз, предприятиеләр һәм оешмаларыбыз хакында мәглъүмат ирешсен, алар турында истәлекләр гасырлар буена саклансын өчен, документларны архивка вакытында тапшырырга кирәк.

Архив бүлеге җитәкчесе ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманованың сүзләрен дә искә төшерде. «Архивлар - тарихны саклаучылар. Алардан башка үткәннәр турындагы хәтерне саклап калу мөмкин түгел", - дигән Гөлнара Зәкәрия кызы. Бу уңайдан документлар кабул итү эше аеруча стратегик әһәмияткә ия.

«Ядкарь» генеалогик порталын популярлаштыру архив бүлеге эшчәнлегенең аерым мөһим юнәлеше булып тора. Рамилә Мәүлет кызы әлеге ресурс белән тыгыз эшләргә кирәклеген әйтте. Бу портал чын архив документларына таянып, район халкына үз гаиләләренең, шулай ук район авылларының тарихын торгызырга булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев