Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районында талпаннар активлаша

Талпаннарның иң югары активлыгы, гадәттә, май-июнь һәм сентябрь-октябрь айларында күзәтелә. Ә быел талпаннар иртәрәк уянган, республиканың берничә районында урман бете тешләү очрагы март аенда ук теркәлгән.

Ел саен район үзәк больницасына талпан тешләү сәбәпле 50дән күбрәк кеше мөрәҗәгать итә.

-Быел әлегә районда талпаннан зыян күрүче юк, - диде район үзәк больницасының эпидемиолог ярдәмчесе урынбасары Вера Буракшаева. - 2025 елда 54 кешене талпан тешләгән, шул исәптән 17 яшькә кадәрге балалар – 13әү. Больницага мөрәҗәгать итүчеләрнең 44се талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин белән ашыгыч профилактика алды. Быел районда 6 кеше вакцинацияләнде, 3 кеше ревакцинация узды.

Талпан, гадәттә, үз корбаннарын куе үлән арасында, яфракларда сагалап тора. Шуңа да табигатькә чыкканда җиңнәре тыгыз томалана торган озын ачык төстәге күлмәк кию, чалбар балакларын талпан эчкә үтеп кермәслек итеп, оекбаш, итек эченә тыгып кую, башка да яулык бәйләү яисә баш киеме кию яхшы.
Ел саен профилактика прививкалары эшчәнлекләре табигать белән бәйле затларга (урманчылар, нефтьчеләр, төзүчеләр һәм башка эшче категорияләре) ясала. Әйтик, Чирмешән урманчылыгында эшләүче 20 кешенең барысы да, урман хуҗалыгындагы 38 хезмәткәрнең 25е прививка ясаткан.

-Талпан кадалган очракта, аны алу өчен, мөмкин кадәр иртәрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк, - диде Вера Николаевна. - Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаганда, талпанны үзегез алыгыз, тешләгән урынга йод яки спирт сөртегез, кулларны сабын белән яхшылап юыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев