Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән егетләре армиягә китә

Язгы чакырылышта армиягә китүче егетләр өчен “Никрутлар көне” уздырдылар.

Булачак солдатларның физик әзерлекләрен тикшергәннән соң, район мәдният йортында бәйрәм оештырдылар, бүләкләр тапшырдылар.

Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов чыгыш ясап, егетләргә уңышлар теләде.

-Сез тормышның яңа этабы алдында торасыз. Армия хезмәте характерны чыныктырырга һәм көчле булырга мөмкинлек бирә, - диде Илнур Минсәгыйть улы. – Хезмәт юлын намус белән узыгыз һәм бу көннәр яхшы хатирәләр белән генә истә калсын.

Егетләрне армиягә озату чарасында район үзәге мәктәпләре укучылары да катнашты, район үзешчәннәре матур җырлары белән сөендерде.

Армиягә язгы чакырылышка старт 1 апрельдә бирелде. Районнан беренче төркем 14 апрельдә юлга кузгалды, бу көнне ике якташыбыз якыннары белән бер елга хушлашты.

 Чирмешән аграр техникумында автослесарь һөнәр үзләштерүче Түбән Чегодай егет Рәдис Хәмидуллин да кулына диплом алу белән солдат итекләре кияргә җыена.

-Ракета гаскәрләрендә хезмәт итәсем килә. Армиягә баруны үземнең бурычым дип саныйм, йөрәк кушуы буенча эшлим. Әтием дә хезмәт иткән, хәзерге вакытта икетуган абыларым үз бурычларын үти. Мин алар белән горурланам, - диде Рәдис Рөстәм улы.     

Бу язда районнан 28 солдат озату бурычы куелган.

-Язгы чакырылышта тагын биш төркем озатылачак, чираттагысы – 24 апрельдә. Бу көнне армиягә китәчәк алты егеткә чакыру кәгазьләре бирелә, - диде Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатының чакырылыш бүлеге начальнигы Радик Әмиров.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев