Чирмешән районында спиртлы эчемлекләр сату кимегән
Кибетләр быел җан башына уртача 1,4 литр алкоголь продукциясе саткан.
Район территориясендә лицензияле 54 сәүдә ноктасы теркәлгән. Әлеге кибетләрнең 15се район үзәгендә булса, 39сы авылларда урнашкан.
Райондагы сәүдә нокталары аша елның тәүге ике аенда 24415 литр алкоголь продукциясе сатылган (былтыр бу чорда – 27230 литр). 2025тә ел буена 182034 литр спитрлы эчемлек сатылган. Бу елның гыйнвар-февраль айларына алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, җан башына уртача 1,4 литр туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев