Чирмешән мемориаль үзәге «Авыл урамнары тарихы» проектын гамәлгә ашыра
2026 ел Чирмешән районында Туризм елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мемориаль үзәк «Чирмешән авылы урамнары тарихы» проектын башлап җибәрде. Аның кысаларында танылган кешеләр исемнәрен йөртүче урамнар турында кыска вертикаль видеолар дөнья күрәчәк.
- Урамнар һәм кешеләр тарихы аша без сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәт күрсәтәбез, якташларыбызны һәм район кунакларын авыл тарихы белән таныштырабыз, - диде мемориаль үзәкнең экскурсоводы Айгөл Җиһаншина. - Һәр видеоклипта - исемле бер урам турында кыскача мәгълүмат бирелә. Проектта бу урамда яшәүчеләр генә түгел, ә төрле оешмаларда эшләүчеләр, район тарихы белән кызыксынучылар, гомумән, урамга аның исеме бирелгән кеше турында сөйләргә теләк белдергән һәр кеше катнашырга мөмкин. Монда бары тик үзебезнең кешеләр, аларның истәлекләре һәм архив фактлары гына була ала.
Беренче чыгарылыш Дзержинский урамына багышланган. Икенчесе -Титов урамынан, анда Геройлар Аллеясы, туган як тарихы музее, храм һәм район мәдәният йорты урнашкан.
-Видеоклиплар мемориаль үзәкнең ВКонтакте төркемендә урын ала. Әгәр дә безнең клипның герое булып, урамыгыз турында сөйләргә теләсәгез, комментарийларда языгыз, - диде Айгөл Ильяс кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев