Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашманда укчылар ярышты

Җәядән ату буенча Татарстан Кубогына бездә узучы ярышларга иллеләп спортчы килгән. Зур бәйге Лашман мәктәбендә ике көн дәвам итте. Җәядән атуның Татарстандагы федерациясе президенты Эмиль Миңлебаев әйтүенчә, әлеге спорт төре республикада әле бик "яшь". Аны спортчыларыбыз чын-чынлап дүрт ел элек кенә үзләштерә башлады. 1900нчы елдан олимпия уеннарына кертелгән спортның бу...

Җәядән ату буенча Татарстан Кубогына бездә узучы ярышларга иллеләп спортчы килгән. Зур бәйге Лашман мәктәбендә ике көн дәвам итте.


Җәядән атуның Татарстандагы федерациясе президенты Эмиль Миңлебаев әйтүенчә, әлеге спорт төре республикада әле бик "яшь". Аны спортчыларыбыз чын-чынлап дүрт ел элек кенә үзләштерә башлады. 1900нчы елдан олимпия уеннарына кертелгән спортның бу төрен пропагандалауны мәктәп укучыларыннан башлаганнар. Җәя, укны балалар унбер яшьтән кулларына алалар.

-Республика бәйгесен Лашманда уздыруыбыз юкка түгел. Бу авыл мәктәбендә укытучы Фаиз Билалов җәя спорты өчен бик тырышып йөри. Узган ел Чирмешән командасы республика ярышларында да, дебют ясап, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Ә бүгенге бәйгене хуҗалар югары дәрәҗәдә оештырганнар. Бернинди ыгы-зыгы юк, бар да көйләнгән. Район җитәкчелегенә, мәктәп коллективына моның өчен бик зур рәхмәт, - диде Эмиль Миңлебаев.

Татарстан Кубогы өчен көч сынашырга Саба, Балык Бистәсе, Югары Ослан, Алабуга, Чирмешән, Казан (ике команда) укчылары килгән. Алар җәядән 18 метр (20 ярд) ераклыктагы мишеньнәргә атты. Бер спортчы үз көндәшләре белән бер рәткә басып өчәр ук җибәрә - аннан мишеньнәр тикшерелә. Шул рәвешле ике сериядә бер укчы 60 ату ясый. Бу - шактый озакка сузылучы бәйге.

Әлеге ярышта безнең район данын лашманлылар - 7, 8, 9нчы сыйныф укучылары яклады.

-Мин җәядән ату белән ярты еллап кына шөгыльләнәм. Бик кызык. Яхшы ату өчен иң мөһиме - гәүдәне төз тотарга, кулыңны калтыратмаска, үз-үзеңә ышанырга кирәк,- ди Лашман мәктәбе укучысы Ләйлә Зөфәрова. Былтыр бу кызыбыз республика ярышында үз тиңнәре арасында икенче урын яулаган иде.Ул бүген дә призлы икенче урынга чыкты.

Бездәге укчылар 8, 9нчы январьдә "бил алыштылар". Беренче көнне финалга узачак иң көчлеләр ачыкланды. Ә икенче көнне җиңүчеләр билгеләнде. Ярыш нәтиҗәләре хакында тагын язарбыз.

Автор фотолары. Ярышлардан фоторепортаж белән сайтның "ФОТОГАЛЕРЕЯ" бүлегендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Лашманка