Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнгә волейболчылар килде

Волейбол буенча "Мәктәп волейбол лигасы" турнирының зона этабының соңгысы алтынчысы безнең районда узды. Ике көнгә сузылган бу турнирда Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Чирмешән, Ютазы районнарының кызлар һәм егетләр командалары көч сынашты.

Район данын Күтәмә мәктәбе кызлары һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты егетләре командалары яклады. Егетләребез көндәшләреннән бераз гына калышып, дүртенче булдылар.

Беренче көнне кызлар командалары арасында кызу көрәш барды. Алардан Әлмәт кызлары иң көчле булып танылды. Азнакайлылар – икенче, Лениногорск кызлары өченче урында.

Икенче көнне универсаль спорт залында һәм район мәдәният йорты спорт залында егетләр командалары көч сынашты. Монда Баулы егетләренә тиңнәр булмады. Икенче урынны әлмәтлеләр яулады, Азнакай командасы - өченче. Беренче урын алган командалар Казанда финал уеннарында чыгыш ясаячак.

- Волейбол буенча "Мәктәп волейбол лигасы" турнирының дүртенче сезоны бара, ул алты зонада узды, - диде "Мәктәп волейбол лигасы"ның башкарма директоры Александр Подольский. – Ә инде Казандагы финалда җиңгән командалар сентябрьдә Мәскәүдә республика данын яклаячак.

ФОТОРЕПОРТАЖ

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев