Туймәтнең Ак он тегермәнендә брусчатка ясый башлаганнар
Советлар һәм тормыш

Туймәтнең Ак он тегермәнендә брусчатка ясый башлаганнар

Күп еллар эшләмичә, буш торган әлеге тегермән бинасында быел бер эшмәкәр брусчаткалар ясарга керешкән. Шунда өч авылдаш эш тә тапкан.

Туймәттә яшәүче эшче халыкның 10сы авыл хуҗалыгында, 46сы бюджет сферасында, 38е нефть өлкәсендә хезмәт куя икән. 108 авылдаш башка өлкәләрдә эшли.

Авыл җирлеге башлыгы Илнар Мортазин халык җыенындагы чыгышында демография хәлләренә кагылышлы саннарга да туктады. Монда кешеләр даими яшәүче йортлар саны 150 икән, барлыгы 407 кеше исәпләнә. Быелның узган 7 аенда авылда 6 кеше вафат булган, 2 бала туган.

Авыл җирлеге башлыгы Илнар Мортазин халык җыенындагы чыгышында демография хәлләренә кагылышлы саннарга да туктады: фото Марат ГомәровТуймәтлеләр 184 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шул исәптән 35 баш савым сыеры. Атлар күп – 47 үк баш.

Хуҗалыкларда 142 берәмлек техника исәпләнә: 113 җиңел машина, 15 йөк машинасы, 14 трактор. Техника дигәннән, быел Түбән Кармалка уңаена таба чыга торган юл күперен капиталь ремонтладылар, аннан техника белән узу куркыныч иде.

Туймәттә узган җыенда да районның полиция бүлеге хезмәткәре Наталья Кашаева чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, узган 7 айда Татарстанда мошенниклар тарафыннан халыкка 2,5 миллиард сумлык зыян килгән. Республикада һәр көнне уртача 1000ләп кеше кырыкалдарлар кармагына эләгә. Безнең районда да узган 7 айда мошенниклык белән бәйле 18 җинаять эше кузгатылган. Алдакчылардан булган зыян күләме – 4 миллион сумнан күбрәк. Шунлыктан полиция хезмәткәрләре телефоннан килә торган төрле хәбәрләр белән сак эш итәргә, нинди дә булса карар кабул иткәнче, ашыкмаска, башкалар белән фикерләшергә дип киңәш бирәләр.

Җыенда район башлыгы Рамил Айбатов катнашты, халыкның сорауларына җавап бирде.

Республиканың Электрон мактау тактасына исеме кергән Рәзилә Фәссаховага исә шушы хакта сертификат тапшырдылар.

Туймәтлеләр СВО зонасындагы сугышчылар өчен маскировкалау челтәрләре үрүдә бик активлар. Моңа өлеш кертүче барлык авылдашларга бик зур рәхмәт.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев