Кура җиләге өлгерде...
Аның яман шештән дә дәвасы бар.
Галимнәр кура җиләгенең салкын тиеп авырганда гына түгел, ә яман шеш авыруы белән көрәшүдә табигый чара булуын да исбатлаган.
Американың Клемсон университеты белгечләре эчәкләрендә яман шеш булган лаборатория җәнлекләренә кура җиләге ашатканнар. Нәтиҗәдә, яман шеш клеткаларының 90 проценты үлгән.
Чынлап та, кура җиләгендә яман шешкә каршы сыйфаты булган матдәләр күпләп тупланган. Мәсәлән, бу җиләк организмның ялкынсынуына каршы йогынты ясый торган антиоксидант белән бай булган ун ризык арасына керә. Моннан тыш,аның составында эллагин кислотасы да булуы ачыкланган.
— Әлбәттә, кура җиләге бик файдалы табигый ризык, яман шешнең үсешендә һәм аны профилактикалауда ярдәме тия. Тик аны тулысынча рактан дәвалаучы дару дип санарга ярамый, — ди Алтай крае онкология диспансерының профилактикалау кабинеты табибы Юлия Димитриади.
Кура җиләге сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгытуда алыштыргысыз. Аның җиләкләрендә В төркеме, С һәм Е витаминнары бик күп, шулай ук, калий, магний, фосфор, фолиев кислотасы һәм тимер дә җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев