Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көненә ничә телем икмәк ашарга?

Табиб бу ризык белән дә чама белергә киңәш итә.

Сәламәт кеше, әгәр каршы күрсәтмәләре булмаса, көненә ике-өч телем икмәк ашый ала. Бу хакта табиб-диетолог, аллерголог-иммунолог Марина Аплетаева сөйләде.
"Әгәр артык гәүдә авырлыгы яки шикәр диабеты булса, ак икмәктән баш тарту яхшырак, чөнки анда тиз углеводлар бар. Арыш икмәген ашказаны-эчәк юлы авырулары булган очракта ашарга киңәш ителми", — ди диетолог.
Аның сүзләренчә, вакланмаган бөртекле бодай икмәкнең зыяны юк диярлек, шуңа күрә аны артык гәүдә авырлыгы һәм шикәр диабеты булганда да, сәламәт кешеләр белән бер үк күләмдә рационга кертергә мөмкин, бу — көненә ике-өч телем.

"Вакланмаган бөртекле бодай икмәген диетага кертү яхшы. Ул эри торган азык җепселләрен үз эченә ала һәм ашказаны-эчәк тракты моторикасын стимуллаштыра. Гомумән, ул сыйфатлы эшләнгән булса, бу — бик лаеклы ризык", - дип нәтиҗә ясый белгеч.
Табиб -диетолог Елена Соломатина белдерүенчә, икмәкне төнлә ашарга ярамый, чөнки бу гәүдә авырлыгы артуга китерергә мөмкин. Артык килограммнар җыймас өчен, табиб иртән һәм төшке аш вакытында икмәк ашарга киңәш итә, бу очракта организм ризык белән кергән энергияне кичкә кадәр сарыф итә алачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев