Кан басымыгыз еш күтәреләме?
Сәламәтлек

Кан басымыгыз еш күтәреләме?

«Гипертониклар даруы» ясарга өйрәнегез.

Әлеге составны “гипертониклар даруы” дип атыйлар. Аны ясау өчен 1:1:1 нисбәтендә кара миләш, балан, бал кирәк. Барысын бергә кушып, пыяла банкага салып, капрон капкач каплап, суыткычка алып куегыз.

Әгәр кан басымыгыз күтәрелә башлый икән, шушы төнәтмәне 1 аш кашыгы алып кабыгыз да 1 стакан җылы су белән эчегез. Балан һәм кара миләш баш авыртудан да файдалы. Ә бал исә тынычландыру үзлегенә ия.

Даими табибка күренеп торырга, тикшерелергә һәм белгечләрнең киңәшләрен үтәргә кирәклеген дә онытмагыз.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев