Кармыш урамнарында сукбай этләр күбәйгән
Советлар һәм тормыш

Кармыш урамнарында сукбай этләр күбәйгән

Кармышта узган халык җыенында сукбай этләрдән зарланучылар булды.

Әлеге проблеманы этләр тоту белән шөгыльләнүче Ульяновск өлкәсе эшмәкәре ярдәмендә хәл итәчәкләр. Яшәүчедә, Яшәүче белән Кармыш авыллары арасындагы юлларны рәтлисе иде – монысы да халыктан яңгыраган гозер-үтенеч. Юл дигәннән, район җитәкчелеге ярдәме белән, республика программасы кысаларында, биредә Мәктәп һәм Барый Габдрахманов урамнарының 635 метр арадагы юлына асфальт җәеләчәк, белгечләр хәзер аның нигезен ясый.

Кармышта Мәктәп һәм Барый Габдрахманов урамнарының 635 метр арадагы юлына асфальт җәеләчәк: фото Марат Гомәров

Кармыш авыл җирлегендәге ике авылда бүген 165 хуҗалык бар, анда 284 кеше яши. Кармыш гомумбелем бирү мәктәбендә - 27 укучы, балалар бакчасында 9 сабый тәрбияләнә.

Әлеге җирлектә терлек-туарны, башкалар белән чагыштырганда, күп асрыйлар. Биредә 269 баш мөгезле эре мал исәпләнә, шуның 105е – савым сыеры.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев