Чирмешән районы хуҗалыкларында бөртеклеләрдән гектарыннан 40 центнерлап уңыш чыга
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында бөртеклеләрдән гектарыннан 40 центнерлап уңыш чыга

Район игенчеләре бөртеклеләрне 11621 гектардан, тиешле мәйданнарның 56 процент өлешеннән суктырып алдылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 25 августка алынган мәгълүматлар буенча, хуҗалыкларда барлыгы 45825 тонна бөртек суктырылган, гектар көче - уртача 39,4 центнер. Бу яктан иң югары күрсәткеч “БИО-АГРО”да - 47,7 центнер. Районда көзге чәчү 6994 гектарда башкарылган, планның 46,8 проценты.

41155 гектарда көздән эшкәртелергә тиешле кырларның 7199 гектарыннан сабан, эшкәртү техникалары узган. Бу – тиешле мәйданнарның 17 проценты.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев