Кара Чишмә мәчете имамы халык җыенына кәрәзле бал алып килгән
Советлар һәм тормыш

Кара Чишмә мәчете имамы халык җыенына кәрәзле бал алып килгән

Авыл имамы Рөстәм Вәлиев Кара Чишмәдә узган халык җыенында күршесенә кәрәзле бал бүләк итте.

-Күршеләрем барысы да бик яхшы, Гөлгенә апа Хәйдәрова аеруча, менә шушы тәмле бал белән сыйлансын әле, - дип, сәхнәгә авыл фельдшерын чакырды хәзрәт.

Гөлгенә Хәйдәрованы җыенда ике тапкыр хөрмәтләделәр. Ул республиканың электрон мактау тактасына кергән икән. Җыенда аңа һәм Түбән Кәминкәдән Гөлназ Мәссаровага, Алсу Шараповага, Сирин Яхинага шул хактагы сертификатларны зурлап тапшырдылар.

Тырыш авылдашлар

Гомумән, Түбән Кәминкә авыл җирлегендәге Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында бик булдыклы халык яши. Биредә кайберәүләр әле дә суганчылык кәсебен ташламый. Мал асраучылар да күп.

Җирлек башлыгы Рәдиф Халиков җыенда әйткәнчә, мондагы хуҗалыкларда 19 трактор, 11 йөк машинасы, 314 җиңел машина, 126 мотоблок исәпләнә. Монда 14 хуҗалык мини ферма төзегән, аларның 12се бүген уңышлы эшләп килә. Ике авылга 361 мөгезле эре терлек бар, шуның 160ы – савым сыеры. 48 баш ат та асрала.

Бүген җирлектәге 345 йортта барлыгы 1016 кеше яши: фото Марат Гомәров

Бүген җирлектәге 345 йортта барлыгы 1016 кеше яши. Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авыл мәктәпләрендә 19 бала белем алса, калган 20 укучы Күтәмә, Бәркәтә авыллары мәктәпләренә автобус белән йөреп укыйлар. Балалар бакчасында 11 бала тәрбияләнә.

Төзекләндерү эшләре дәвам итә

Кара Чишмә авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Түбән Кәминкәдә бер скважинада су сыйфаты начар булу сәбәпле, яңа скважина казылды, 1 километр 700 метр арада су линиясе тартылды, 80 кублы яңа башня урнаштырылды. Шул ук Түбән Кәминкәнең Үзәк урамындагы 120 метр юлга вак таш түшәлгән.

Юллар проблемасы әлеге ике авыл өчен бик актуаль. Олы юлдан Түбән Кәминкәгә керә торган юлның 4,1 километрына, Кара Чишмәнең 1,5 километрына асфальт җәйдерү – төп бурыч.

Авыллар эчендәге кайбер урамнарның да хәле бик начар халәттә. Түбән Кәминкәдә 180 метр озынлыкта бер тыкрык, Кара Чишмәдә 2 километр 950 метр арада дүрт урам, ике үзәк тыкрыктагы юллар ремонт сорый. Кара Чишмәнең бигрәк тә Вахитов урамының 700 метры һәм Совет урамының 800 метры бик начар хәлдә.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев