Лашман авыл җирлеге башлыгы муниципаль идарә өлкәсендәге республика бәйгесендә лауреат булды
Безнең якташлар

Лашман авыл җирлеге башлыгы муниципаль идарә өлкәсендәге республика бәйгесендә лауреат булды

Казан Ратушасында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Быел бәйгегә республика җирле үзидарә органнары вәкилләреннән рекордлы 207 гариза килгән. Катнашучылар 15 номинациядә үзара көч сынашкан. Конкурс нәтиҗәләре буенча Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов “Шәһәр, авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә лауреат дипломына лаек булды.

Рәфхать Фәттахов “Шәһәр, авыл җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә лауреат дипломына лаек булды: фото Рәфхать Фәттахов

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев