Чирмешәндә 255 укучыга яңа портфельләр тапшырдылар
Мәгариф

Чирмешәндә 255 укучыга яңа портфельләр тапшырдылар

Район мәдәният йортында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе узды.

Республикада, шул исәптән безнең районда да, мондый чара ел саен үткәрелә. Монда районыбыз оешмалары һәм учреждениеләре, эшмәкәрләр, гомумән, игелекле кешеләр актив катнаша.

Акция кысаларында быел 255 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар. 2026-2027 уку елында районда 102 баланың беренче сыйныфка керүе көтелә. Шуларның да 18се – шундый ярдәм иясе. Сабыйлар барысы да бәйрәм чарасына килә алмаса да, шушы көннәрдә бүләкләр нәни хуҗаларына тапшырылачак.

Чарага килүчеләр фикере

-Акция барышында аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган, имин булмаган, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары игътибар үзәгенә алына, – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлназ Вафина.

Лашманнан Гөлнәзирә Шәрифуллина чарага кызы белән килгән: фото Илсөяр Гайнетдинова

Лашманнан Гөлнәзирә Шәрифуллина чарага кызы белән килгән. Алар – күп балалы гаилә, өстәвенә, әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша.

-Кызыбыз Айсылу быел 6 нчы сыйныфка бара. Абыйлары мәктәпне бетереп киттеләр инде. Бераз уку кирәк-яракларын алып өлгергән идек. Шулай да, күп балалы гаилә буларак, мондый булышу безгә бик ярап куячак. Кызым бигрәк тә шат, тизрәк яңа әйберләр белән мәктәпкә барасы килә, - ди Гөлнәзирә.

Чирмешәнле Лариса Старовойтованың улы Глеб лицейда укый. Быел ул 6 нчы сыйныфка барачак. Бәйрәмгә мәктәпкә бара торган яңа костюмнарын киеп килгән якташыбыз да бүләккә сөенде. Әнисе белән рюкзакны ачып карасалар – анда ниләр генә юк икән: дәфтәрләр, ручкалар, төсле кәгазь белән картон, карандашлар, фломастерлар, кыскасы, рюкзак барлык кирәк-ярак белән тутырылган.
Чирмешәнле Лариса Старовойтованың улы Глеб лицейда укый: Илсөяр Гайнетдинова

-Минем 6 балам, бүгенгесе көндә шуларның икесе – студент, икесе – мәктәп укучысы. Әлеге акцияне оештыручыларга, хәйриячелек кылучыларга – барысына да зур рәхмәт. Безне ел саен шулай бүләклиләр, онытмыйлар, - ди Лариса Валерьевна.

Иске Үтәмештән 1 нче сыйныфка укырга керүче Богдан Пырков та бүгенге чара кунагы: Илсөяр Гайнетдинова

Иске Үтәмештән 1 нче сыйныфка укырга керүче Богдан Пырков та бүгенге чара кунагы. Ул әнисе Кристина һәм 3 нче сыйныфта укучы абыйсы Илья белән килгән.

-Без – күп балалы гаилә, әле балалар бакчасына йөрүче кызыбыз Алиса да бар. Мәктәп әсбапларын алып, әзерләп куйган булсак та, боларыннан да рәхәтләнеп файдаланачакбыз, берсе дә артык булмас. Бик кирәкле акция дип саныйм, күпме кешегә ярдәм итәләр, - ди Кристина Пыркова.

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, аның урынбасары Ләйләгөл Моксинова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова һәм “Нурлатнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчесес урынбасары Александр Иванов катнаштылар, балаларга теләкләрен ирештерделәр. Чарадан фоторепортаж карарга мөмкин.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев