Яңа уку елы алдыннан Чирмешән районында традицион август конференциясе узды. Укытучыларның быелгы җыелышы «Чирмешән муниципаль районының бердәм белем бирү пространствосы: технологик үсеш һәм Россия халыкларының бердәмлеге елы шартларында тәрбия мохитен проектлау» темасына багышланды.
Киңәшмә башланыр алдыннан, район мәктәпләре коллективлары Яшьләр мәйданчыгында узган хәйрия ярминкәсендә үз товарларын тәкъдим иттеләр. Район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне дә кунаклар бик кызыксынып карады. Биредә мәгариф учрежденияләренең гуманитар ярдәмгә нинди өлеш кертүе ачык күренде.
Төп өстенлекләр: тәрбия һәм иминлек
Конференциядә төп доклад белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова чыгыш ясады һәм ул 2026 нчы ел мәгариф системасының зур үзгәрешләр кичерә торган ел, дип билгеләп үтте. Бүген әлеге тармак учреждениеләре эшчәнлеге белем бирү белән генә чикләнмичә, беренче чиратта, патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.
– Мәгариф ул - уку һәм дәрестән тыш программалар аша хәрби-хезмәт батырлыгы үрнәкләрен ачып, яшьләрне Ватанга хезмәт итүгә рухландырырга тиешле мәйдан. Россия һәм Татарстан халыклары бердәмлеге елында бу миссия - безнең өчен төп бурыч, - диде район мәгариф бүлеге башлыгы Ольга Маркова.

Соңгы елларда район мәктәпләренең матди-техник базасы да сизелерлек ныгыды: Иске Элмәле урта мәктәбендә ашханә капиталь ремонтланды (11,1 млн сум), барлык мәктәпләрдә иминлек паспортлары бар. 158 бала 16 автобус белән 22 маршрут буенча көн саен мәктәпләргә йөртеләчәк. Үткән елда мәктәп автобуслары катнашында юл-транспорт һәлакәтләре булмаган.
Уку процессы һәм технологияләрдә яңалыклар
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында тормыш иминлеге нигезләре һәм технология кабинетлары өчен18 мәктәпкә 4,7 млн сумнан күбрәк акчага җиһаз алынган. 1 сентябрьдән стандартларга үзгәрешләр кертелә: беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелмәчәк, 5–9 сыйныфларда «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән фән кертелә, тарих сәгатьләре арттырыла, җәмгыять белеме өлкән сыйныфларда гына була. Балалар бакчаларында «Изге уеннар» проектына һәм ата-аналар өчен агарту программасына старт биреләчәк.
«Физмат прорывы» дәвам итә: профильле яңа сыйныфлар һәм түгәрәкләр ачыла. Дүрт укытучы «Ясалма интеллект буенча түгәрәк җитәкчесе» республика бәйгесендә җиңү яулаганнар. Ике мәктәп: Чирмешән лицее һәм кадетлар мәктәп-интернаты “ИИ прорыв” проекты буенча терәк мәйданчыклар булып сайланган. Инвестор ярдәмендә лицейда агротехнология сыйныфы ачылачак.
– Безнең бурыч – заманадан бер адым алда булу. Ясалма интеллектны кертү, инженерлык һәм агросыйныфларны үстерү - балаларыбызның конкурентлы булуы өчен кирәк. Без район һәм республика икътисадының киләчәге өчен кадрлар үстерергә тиеш, - диде Ольга Владимировна.
Югары нәтиҗәләр һәм кадрлар сәясәте
Районда бердәм дәүләт имтиханының уртача балы биш фән буенча үсте һәм гомумроссия күрсәткечләреннән артты. Лашман урта мәктәбе тәмамлаучы Риназ Әбунәгыймов физикадан 100 балл туплады һәм моның өчен район башлыгыннан 100 мең сум акча алды. Районда чыгарылыш сыйныф укчыларыннан 18 алтын һәм 10 көмеш медалист булды.

Районга 5 яшь педагог эшкә кайтты, аларга өстәмә түләүләр һәм грантлар каралган. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар гаиләләреннән мәктәпкәчә яшьтәге 19 бала һәм 65 укучы ташламаларга ия.
Яңа уку елында — 99 беренче сыйныф укучысы
Алда - яңа проектлар, патриотик тәрбия һәм мәктәп, гаилә, дәүләт бердәмлеген ныгыту. Ольга Маркова билгеләп үткәнчә, мәгариф һәрвакыт кешегә, гаиләгә һәм дәүләткә таяна, ә киләчәк тарихи хәтергә тугрылыктан һәм яңа белемнәргә омтылыштан башлана.

Конференция эшендә район башлыгы Рамил Айбатов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының уку процессы психологик ярдәме һәм асоциаль күренешләр профилактикасы секторы мөдире Гөлчәчәк Галиева катнашты.
Конференция күңелле чара белән тәмамланды: иң яхшы педагогларны бүләкләү, ялга китүче ветераннарны хөрмәтләү һәм быел беренче тапкыр сыйныфка укытучы булып керәчәк яшь белгечләрне сәламләү.
Нет комментариев