Чирмешән районы авылларында 43 хуҗалык кош-корт үстерергә субсидия алган
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы авылларында 43 хуҗалык кош-корт үстерергә субсидия алган

Районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары быел да мал асрау чыгымнарын өлешчә каплауга субсидия алды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быелгы ике тапкыр сайлап алу нәтиҗәләре буенча, савым сыерлары, кәҗә һәм сарык асраучы райондашларыбызга барлыгы 7 миллион 124 мең 800 сум акча бирелгән. 886 сыер хуҗасы 5 миллион 581 мең 800 сум ярдәм алган. 127 кәҗә һәм 1416 сарык өчен дә берәр мең сум субсидия түләнгән.

-Быел яңа юнәлеш барлыкка килде: товарлыклы 86 баш үгез бозау сатып алган 13 гаилә 951 мең 571 сум ярдәм алды, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Айсылу Гайнуллина. -  Өч яшьтән зуррак биягә азык сатып алган чыгымнарны өлешчә каплауга 157 малга барлыгы 785 мең сум субсидия бирелде.

Быел яшь кошлар сатып алган 43 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 459 мең 943 сум субсидия бирелгән: фото Марат Гумеров

 

Быел дүрт гаилә сөтчелек юнәлешендә мини-ферма төзегән: Лашман,  Яңа Элмәле, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә дүрт гаилә 3 миллион 973 мең сум күләмендә субсидия алган. Алар бу ярдәмне савым сыерларын сигез башка җиткерү яки аннан да арттыру шарты белән файдаланды. Әлеге программа эшли башлаганнан алып, 11 елда районда 148 гаилә әлеге дәүләт ярдәменнән файдаланган, алар барлыгы 37 миллион 393  мең сум субсидия алган.

Быел яшь кошлар сатып алган 43 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 459 мең 943 сум субсидия бирелгән. Район халкы 2021 бройлер, 1382 каз бәпкәсе, 76 үрдәк һәм 72 күркә сатып алган. Кошчылык белән шөгыльләнүчеләрнең күпчелеге Иске Кади авыл җирлегендә – 22 гаилә бу ярдәмнән файдаланган. Лашман һәм Чирмешән авыл җирлекләрендә дә кош үстерүчеләр байтак. Андый хуҗалар Кармыш, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә, Иске Котыш, Ульяновка җирлекләрендә дә бар.

-2026 елның 1 гыйнваренә алынган мәгълүматлар буенча, райондагы шәхси хуҗалыкларда 3575 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 1164се -  савым сыеры. Хуҗалыкларда 3911 баш сарык, 674 баш кәҗә,  327 баш  ат асрыйлар. Кызганыч, мал саны елдан-ел кими, - диде Айсылу Фаил кызы.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев