Чирмешән районында басуларның 37 процент өлешеннән игеннәрне суктырганнар
Районның 8 комбайнчысына 5 мең сумлык акчалата сертификатлар бирделәр.
Әлеге бүләкләрне механизаторларга район башлыгы Рамил Айбатов иген басуларына барып тапшырды. 1000 тоннадан күбрәк икмәк суктырган якташларыбыз: “Әккәрәй” җәмгыятеннән Петр Сипатров, Вячеслав Макаров, Олег Охотников, “БИО-АГРО”дан Рәмзил Гарифуллин, Марс Сәйфетдинов, Марсель Нигъмәтуллин, Рәмис Нигъмәтуллин, Илнур Садриев шундый кызыксындыру чарасына ия булдылар.
- Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 13 августка алынган мәгълүматлар буенча, район хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю эшләре 7656 гектарда башкарылгын, бу – тиешленең 37 проценты. Уңдырышлылык уртача 43,8 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткечнең иң югарысы әлегә исә “Әккәрәй” җәмгыятендә – 51,4 центнер.
“БИО-АГРО”да бөртеклеләрне суктыруны төгәлләп үк киләләр. “Әккәрәй”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятләрендә дә бу яктан өлгер эшлиләр. Аларда комбайннар барлык басу мәйданнарының яртысыннан узган.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев