Чирмешән районында халык җыеннарында юллар проблемасын еш кузгаталар
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында халык җыеннарында юллар проблемасын еш кузгаталар

Яңа Элмәле һәм Лашман авыл җирлекләрендә узган җыеннарда да бу хакта сорау-гозерләр яңгырады.

Иң элек юллар кирәк

Яңа Элмәле авыл җирлегендә барлык урам юлларының озынлыгы 14,8 километр. Шуның ике километры асфальтланган; 5,6 километрына вак таш түшәлгән, ә 6,9 километры – грунт юллар. Быел республика программасы буенча Иске Элмәледә Ключевая урамы юлына һәм Чернышевский урамы юлының бер өлешенә вак таш җәйгәннәр.

-Яңаэлмәлелеләр дәүләт ярдәменә генә өметләнеп тормый, үз көчләре белән дә байтак эш башкаралар: вак таш түшәп, зират янында машина кую урынын иркенәйттеләр. Иске Элмәле авылының Гагарин урамы халкы акча җыеп, урам юлындагы чокырларны ямады. Авыл халкы көтү чыгып йөри торган күперне дә ремонтлап куйды. Халык белән аңлашып эшлибез, рәхмәт аларга, - диде җыенда Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Илдар Җамалетдинов.

Җирлектә 1057 кеше яши: Яңа Элмәледә – 510, Иске Элмәледә – 553. Хезмәт яшендәгеләрне күпчелек (547 кеше) тәшкил итә, пенсионерлар – 317. Бу елның узган җиде аенда җирлектә ике бала туган, биш кеше бакыйлыкка күчкән.

Җирлектә 1057 кеше яши: Яңа Элмәледә – 510, Иске Элмәледә – 553: фото Кадрия Гамирова

Яңа Элмәле җирлегендә биш мини-ферма эшли. Шәхси хуҗалыкларда асралучы 127 мөгезле эре терлекнең 85се - савым сыеры, сарыклар һәм кәҗәләр – 401, 281 дуңгыз һәм, нибары, бер хуҗалыкта ат бар. Ә менә умартачылар күп бу җирлектә, барлыгы 492 оя бал корты тоталар.

Мал хуҗаларын ветеринар хезмәтләрнең бик кыйммәт булуы һәм аны түләү мәсьәләсе борчый. Җыенда катнашкан район җитәкчелеге бу проблеманы өйрәнеп, хәл итәргә ышандырды.

Халык та тырыш, нефтьчеләр дә булыша

Лашманлылар да җыенга үзләрен борчыган сораулар әзерләп килгән. Аларны авыл юллары гына түгел, райондагы юллар торышы да борчый.

Лашман һәм Әмир авылларында 621 йортта 1232 кеше яши. Кызганыч, халык саны 47гә кимегән: ел башыннан бер сабый да (!) тумаган, 20 кеше (!) вафат булган, 19 кеше күчеп киткән. Халыкның күпчелеге - татарлар (1173 кеше), руслар – 20 кеше, чувашлар – 12, башка милләт вәкилләре - 27.

Лашманлылар да җыенга үзләрен борчыган сораулар әзерләп килгән: фото Кадрия Гамирова

Лашман мәктәбендә – 110, Әмир башлангыч мәктәбендә 6 бала укый, Лашмандагы укучыларның 28се күрше авыллардан килеп белем ала.

Шәхси хуҗалыкларда терлек саны кимүе күзәтелә: монда 237 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 54се савым сыеры. Җирелектә 15 мини-ферма төзелгән, шуларның берсе дәүләт ярдәмен әле быел гына алган.

Җыенга килгән халыкка мал, кош-корт асраучыларга дәүләттән бирелә торган субсидияләр турында да сөйләделәр.

-Җирлек территориясендә әйбәт яшәү өчен төп шарт булып  юллар, газ, электр һәм су белән тәэмин итү тора. Юллар буенча проблема тулысынча хәл ителде. Газ белән тәэмин итү буенча өзеклекләр юк. Кайбер урамнарда электр баганалары искергән, аларны алыштыру зарур. Су белән тәэмин итүдә проблемалар килеп чыккан вакытларда авыл егетләре һәм коммуналчылар белән берлектә тиз арада  җитешсезлекләрне бетерәбез. Тик су һәм чүп чыгару өчен вакытында түләмәүчеләр бар.  Кыска вакыт эчендә бурычларны капларга кирәк, - диде үз чыгышында Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

Җирлектә яшәүчеләр нефтьчеләр ярдәмен дә тоя: ике авылда да су башнялары ремонтланган, Әмир авылындагы буа тирәсенә 200дән күбрәк нарат утыртканнар.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев