Мондагы юлларны республика программасы кысаларында вак таш өслекле итеп ясаганнар.
Шундый үтенечен авыл халкы моңа кадәр үткән җыеннарда район җитәкчелегенә җиткергән иде. Шөкер, биредә яшәүчеләр – күпчелек олы яшьтәгеләр быел юллы булды. Узган атнада бу авылда үткән халык җыенында авылдашлар юл өчен рәхмәт әйттеләр.
Бүген Күтәмә авылындагы 192 йортта 459 кеше теркәлгән (фактта 370 кеше яши). Милли состав мондый: руслар – 361, чувашлар – 52, татарлар – 25, мордвалар – 10 һәм башка милләт вәкилләре – 11 кеше.
Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Ольга Сайгушеваның 2026 елның узган 7 аенда җирлектә башкарылган эшләргә йомгак докладыннан күренгәнчә, быел Күтәмәдә 3 бала туган, 4 кеше үлгән. Авыл мәктәбендә 1 сентябрьдән 68 бала укырга тиеш, беренче сыйныфка килүчеләр юк. Балалар бакчасында 7 сабый тәрбияләнә.
Кызганыч, почта элемтәсе өлкәсендә монда да проблема бар: монда бүлек начальнигы һәм хат ташучы кирәк. Җыенда халык Южная урамы юлын бераз рәтләп булмасмы, диде. Интернет элемтәсенә кагылышлы сорау да булды.
Бүген күтәмәлеләр 28 баш мөгезле эре терлек асрыйлар, шуның 12се – савым сыеры.
Нет комментариев