Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәнлеләр, гриппка каршы прививка ясаттыгызмы әле?!

Көннәр суыткан саен салкын тидерүчеләр күбәя. Борыннар тыгыла, төчкерәбез, йөткерәбез, тән температурасы күтәрелә.

Шул чорда грипп белән авырып китәргә дә мөмкин. Шуңа күрә табиблар бүгеннән үк гриппка каршы прививка ясатырга өнди. Район үзәк больницасыннан алган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел гриппка каршы, өлкәннәр өчен - 2990 данә “Совигрипп”, балаларга 1055 доза “Совигрипп” һәм “Ультрикс” вакциналары кайтарылган, шуларның 3635 тән күбрәге ясалган.

– Беренче чиратта, грипка каршы прививка халык белән эшләүче, әйтик, мәгариф һәм медицина, почта һәм полиция хезмәткәрләренә,  хроник чирләр белән интегүчеләргә, 60 яшьтән узган өлкәннәргә, йөкле хатын-кызларга,  18 яшькә кадәрге балаларга, студентларга ясала, - ди район үзәк больницасының врач-эпидемиолог ярдәмчесе Вера Буракшаева. –Вакцинаны теләгән һәркем бушлай ясата ала. Моның өчен авылларда фельдшер-акушерлык пунктларына, район үзәгендә поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Грипптан соң өзлегүләр бик куркыныч, аеруча яшь балалар, йөкле хатыннар һәм хроник авырулар өчен. Үлем очраклары да булырга мөмкин. сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк - гриппка каршы прививка ясатыйк.

Фото больница архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән гриппка каршы вакцинация