Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Быел Чирмешән районында 16 кеше инсульт кичергән

Узган елны районда 88 кешегә инсульт диагнозы куелган.

Быел, үткән өч айда, инде 16 инсульт очрагы теркәлгән. Әлеге авыруны кичергән кешеләрнең 70-80 проценты инвалид булып кала, шуларның 20-30 проценты башкаларның ярдәменә мохтаҗ.

– Элегрәк инсульт өлкәннәрдә генә очрый торган авыру булып саналса, хәзер аны яшьләр дә кичерә, - ди район үзәк больницасы врач - невропатологы Илдан Бәдретдинов. - Инсультның төп билгеләре нидән гыйбәрәт соң? Кешенең куллары, аяклары, тәне ойый. Ул авыр сөйләшә башлый. Кулларын күтәрә алмый, координациясе бозыла, башы авырта. Предметлар күзгә ике булып күренә. Битнең бер ягы икенчесенә охшамый, авыз кыегая. Авыру кешедә шушы билгеләрне күрсәгез, кичекмәстән фельдшерларны һәм ашыгыч ярдәм чакырту мөһим.

Белгечләр әйтүенчә, инсультны тану, ачыклау  өчен, кешегә елмаерга кушарга кирәк, авыру моны эшли алмый икән. Кулын күтәреп карарга, исемен  әйтүне сорарга. Әгәр дә боларны эшли алмаса, кешедә инсультның беренче билгеләре күзәтелә.

– Табиблар килеп җиткәнче авыруны урынга яны белән яткырырга яисә утыртырга, тынычлыкта калдырырга, артериаль кан басымын үлчәргә кирәк, - ди табиб. - Кысып торучы киемнәрне салдырырга, кием якасын ычкындырырга киңәш ителә. Дарулар кабул иткәндә сак булу зарур: авыруның кан басымын кисәк төшерү (160/90 миллиметрдан да түбәнрәк) баш миендәге ишемияне көчәйтергә мөмкин.

Сәламәтлегебезне кайгыртып яшик.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X