Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Музейда – армия альбомнары

23 февраль - Ватан сакчысы көне уңаеннан туган як тарихы музеенда армия альбомнарыннан төзелгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә, армия альбомнарыннан кала, төрле елларда, төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән солдатларның - якташларыбызның өс киемнәрен, шәхси әйберләрен, значоклар һәм медальләр дә күрергә була. Биредә унлап якташыбызның армия альбомы урын алган, күргәзмәне ачу тантанасында аларның...

23 февраль - Ватан сакчысы көне уңаеннан туган як тарихы музеенда армия альбомнарыннан төзелгән күргәзмә ачылды.


Күргәзмәдә, армия альбомнарыннан кала, төрле елларда, төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән солдатларның - якташларыбызның өс киемнәрен, шәхси әйберләрен, значоклар һәм медальләр дә күрергә була.

Биредә унлап якташыбызның армия альбомы урын алган, күргәзмәне ачу тантанасында аларның кайберләре үзләре дә катнашты.

1966 - 1969 елларда Украинада элемтә полкында өч ел солдат шулпасы эчкән Виталий Токтаров хезмәт иткән елларын искә төшерде, күргәзмәгә кунак булып килгән кадет мәктәбе укучыларына хәрби хезмәтнең кирәклеге хакында әйтте.

Армиядән барча егетләрнең чын ирләр булып, чыныгып кайтуы турында башка кунаклар да ассызыклады.

Иске Үтәмештән Рафик Әхтәмов егерменче гасырның 80нче елларында хәрби хезмәттә булган, уллары Руслан һәм Рөстәм дә ил алдындагы изге бурычларын үтәп кайтканнар. Алар үзләренең хезмәттән кайткан киемнәрен, альбомнарын кадерләп саклыйлар.

-Мин үз балаларымнан чыгып әйтә алам, солдатта булган егетләрнең характерлары гына түгел, дөньяга карашлары, әти - әнисенә, туганнарына, туган ягына мөнәсәбәте дә үзгәрә, - ди егетләрнең әниләре Светлана Әхтәмова.

Күргәзмә март ахырына кадәр эшләячәк.

Кадрия Гамирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күргәзмә