Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кармыштан Әфләтуновлар гаиләсе - эстрада артистлары белән бер сәхнәдә

Кармыш авылыннан өч балалы Әнәс һәм Эльвира Әфләтуновалар гаиләсенә татар эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау бәхете тәтеде.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә татар эстрадасы артистлары белән бергә Кармыш авылыннан Әфләтуновлар да чыгыш ясады.

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан район мәдәният йортында “Демография” милли проектын һәм “Ныклы гаилә” федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган “Әниләр һәм бәбиләр” гаилә музыкаль проекты концерты үтте.

Әлеге концертның үзенчәлеге шунда – һәр районда эстрада йолдызлары белән бергә күп балалы гаиләләр дә чыгыш ясый. Әлеге проектта катнашучы иҗади гаиләләр: дүрт балалы Илсур Гыймадиев һәм Лилия Муллагалиева, икешәр балалы Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановалар, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновалар белән бергә Карамыш авылыннан өч балалы Әнәс һәм Эльвира Әфләтуновалар гаиләсе дә сәхнәгә чыкты.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә татар эстрадасының әлеге якты йолдызлары үзләренең халык арасында иң популяр, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга һәм мәхәббәткә, әти-әни кадеренә, бала бәхетенә багышланган җырларын башкардылар. Аларның балалары да калышмый –  әти-әниләре белән беррәттән рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр.

Районыбызның күп балалы, иҗади гаиләсе үзләренең гаиләләре турында презентация күрсәтте һәм тамашычылар хозурына “Биик әле” җырын тәкъдим итте.

Әфләтуновлар гаиләсендә өч бала: Айгиз, Эльвина һәм Рамазан үсеп килә. Алар башка вакытта да әниләре белән сәхнәгә еш чыгалар. Рамазан үткән ел “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнашкан, апасы Эльвина быел бу бәйгедә вокал-соло номинациясендә чыгыш ясап, төбәк турына узган. Айгиз, сәнгать белән бергә, спортны да үз итә, көрәшергә ярата. Гаилә былтыр “Без бергә” республика фестиваленең төбәк турында икенче урын алган. Бу бәйгедә быел да үз көчләрен сынап карарга уйлыйлар.

-Мин авыл балалар бакчасында мөдир, шул ук вакытта 2006 елдан башлап, район балалар сәнгать мәктәбенең Кармыш филиалында театраль бүлекне җитәклим. Гомумән алганда, без гел сәхнәдә, район смотр-конкурсында да, шаяннар, тапкырлар клубында да катнашабыз, - ди Эльвира Әфләтунова. - Без җырласак, ирем Әнәс биергә ярата.

Эльвира Минзәлә районында җырлы-моңлы гаиләдә үскән кыз. Әтисе гармунда уйнап, әнисе һәм апасы белән район сәхнәләрендә чыгыш ясаганнарын искә төшерә. Әтисе инде 70 яшьне узса да, балалары җыелганда кулына “яшьлек дустын” еш ала, ди. Эльвираның төп һөнәре хисапчы булса да, аңа сәхнә якынрак. Ул тормышка чыкканчы мәдәният йортында эшли, читтән торып Алабуга мәдәният техникумын тәмамлый, Казанда бию серләренә дә өйрәнә. Хәзер бу осталыкларын Кармыш балаларына өйрәтә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев