Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстан планканы 3,1 миллионга кадәр күтәрде

Татарстан контракт буенча махсус хәрби операциягә китүчеләргә түләүләр буенча төбәкләр арасында лидерлыкка чыкты. Узган атнада гамәлдәге түләүләргә 600 мең сум өстәлде. Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов белән шул хакта сөйләштек.

-Рушан Гамирович, күптән түгел Татарстанда контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләрне 3,1 миллион сумга кадәр арттырдылар. Бу безнең районда контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр санына ничек йогынты ясады?

-Чыннан да, түләүләр күбәйгәннән соң кызыксынучылар сизелерлек артты. Кешеләр дәүләтнең һәм республиканың хәрбиләр турында кайгыртуын ачык күрә. Әгәр элек безгә, нигездә, контракт хезмәте белән таныш кешеләр мөрәҗәгать итсә, хәзер бу хакта уйламаган кешеләр дә кызыксына.

-Бу түләү нидән гыйбарәт? Һәм аны ничек алырга мөмкин?

-3 миллион 100 мең – ике чыганактан алынган сумма: 2,7 миллион сумны республика, ә 400 меңен РФ Оборона министрлыгы бирә. Акча хәрби хезмәткәр счетына, ул частька кабул ителгәннән соң ук, күчерелә.

-Контрактчыларга тагын нинди ярдәм чаралары бар?

-Ярдәм - комплекслы. Мәсәлән, әгәр кеше башка төбәктән килә икән, юл чыгымнары каплана, медицина тикшерүе узып, килешү төзегәнче, аңа яшәү һәм туклану өчен түләнә. Контрактны имзалаганнан соң сугышчы экипировка белән тәэмин ителә һәм частька җибәрәләр. Моннан тыш, СВОда катнашучылар хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын ала, ә бу – торакка, белем алуга, медицина хезмәте күрсәтүгә ташламалар.

-Әгәр дә кеше ниндидер үзенчәлекле подразделениедә хезмәт итәргә тели икән?

-Әйе, мондый мөмкинлек бар. БПЛА (беспилотный летательный аппарат) подразделениесенә эләгү өчен укырга кирәк. Элиталы Африка корпусына сайлап алу җитди. Ләкин, әгәр дә кешенең кирәкле күнекмәләре һәм теләге бар икән, без документлар тутыруда ярдәм итәбез.

-Сугышчыларга гуманитар ярдәм ничек оештырылган?

-Сугышчыларыбызга ярдәм җыюда районның волонтерлары, иҗтимагый оешмалары, эшмәкәрләр, гади халык – барысы да кушылды. Якташларыбызга даими рәвештә җылы киемнәр һәм кирәк-яраклар алып баралар. Бу эшне оештыруда район җитәкчелегенең роле зур.

-Рушан Гамирович, контракт төзүгә шикләнебрәк караучыларга сез нәрсә әйтер идегез?

-Татарстанда лаеклы хезмәт өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу эш кенә түгел - ул тулы социаль тәэмин ителеш белән Ватанны саклау. Әгәр дә кешенең хезмәт итәргә теләге бар икән, ул контракт вакытында да, аннан соң да ярдәмсез калмаячагына ышана ала.

-Контракт төзергә теләүчеләргә кая мөрәҗәгать итәргә?

-Барлык сораулар белән безгә – хәрби комиссариатка килергә. Биредә барысын да җентекләп аңлатабыз.

Кадрия Гадрия фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев