Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мактанырлыгыбыз бар, без – Чирмешәннән!

Туган җирне, туган якны сагыну хисләрен берничек тә басып булмыйдыр. Авыл халкында ул ничектер бик тиз тышка бәреп чыга, ә менә яшьләр, шәһәр балалары аны аңламый кебек. Әллә безгә генә шулай тоеламы икән?!. Чаллыда инде әллә ничәнче тапкыр уздырылучы тансык мәҗлес - якташлар очрашуы Чирмешәнебездән ул калага барып урнашкан, шунда...

Туган җирне, туган якны сагыну хисләрен берничек тә басып булмыйдыр. Авыл халкында ул ничектер бик тиз тышка бәреп чыга, ә менә яшьләр, шәһәр балалары аны аңламый кебек. Әллә безгә генә шулай тоеламы икән?!.


Чаллыда инде әллә ничәнче тапкыр уздырылучы тансык мәҗлес - якташлар очрашуы Чирмешәнебездән ул калага барып урнашкан, шунда бәхетен тапкан, каланы һәм КамАЗны төзешкән бик күпләрнең күңел кылларын тибрәтеп җибәрде, кабат яшьлек елларына алып кайтты, хатирәләрне яңартырга этәрде, күзләргә яшь китерде.

Кичә башланырга әле бер сәгать чамасы вакыт булса да, "Энергетик" мәдәният сараена кунаклар килә дә башлады.

-Мондый, елга бер оештырылучы бәйрәмне гел көтеп алабыз. Һәрберебезнең үз мәшәкате бит, гадәти көннәрдә сирәк очрашабыз, - ди Кара Чишмә егете Нуриҗан Вәлиев. - Аллага шөкер, авылда әти - әни исән - сау, җае чыккан саен алар янына кайтабыз.

Әнә Казаннан, Түбән Камадан, Әлмәттән кунаклар килеп төште. Безнең район делегациясен аеруча җылы каршы алдылар, ачык йөз күрсәттеләр, рәхмәт.

Чирмешән якташлык җәмгыяте очрашуы ясин сүрәсе укып, мәрхүм - мәрхүмә якташлар, әти - әниләр, әби - бабайлар рухына дога кылып башланды. Чаллыга 1971нче елда килгән, "Камгэсэнергострой" җәмгыяте генераль директоры урынбасары дәрәҗәсенә ирешкән, калада бик хөрмәтле шәхес, дүрт тапкыр хаҗга да барган Сәлихҗан Гайниев (тумышы белән Яңа Кадидан), гомумән, гел динле, ярдәмчел булып яшәргә өндәде.

Ул якташлык җәмгыяте эшендә актив катнашучыларның берсе икән. Очрашуларны нәкъ аның кебек патриот, хәлле, йогынтылы, сүзе үтүче якташларыбыз - җитәкчеләр һәм белгечләр ярдәмендә оештыралар.

Бәйрәмнең сәхнә артындагы мәшәкатьләре бинихая күп бит.

Кичәне алып баручы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Энергетик" мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева салпы ягына салам кыстыра белә, "Мишәрләр - бик булдыклы, дини халык, сезнең җәмгыять - иң актив эшләүчеләрнең берсе", - дип мактап куйды. Әйе, Чаллыдагы безнекеләр арасында шөһрәт казанган ветераннар, үз эшләрендә алдынгылар, җитәкчеләр дә күп. Аларның кайберләрен сәхнәгә дә чакырдылар, бүләкләр тапшырдылар.

"Безне - барыбызны да туган җир берләштерә, мондый очрашулар араларны якынайта, - диде муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, иң элек чаллылы чирмешәнлеләргә мөрәҗәгать итеп. - Ешрак кайтыгыз, балаларыгызда, оныкларыгызда да туган якка мәхәббәт тәрбияләргә тырышыгыз. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт". Бу уңайдан Фәнис Нуретдиновны искә алу урынлы, район башлыгы аңа махсус, затлы бүләк тапшырды. Тикмәгә түгел, Фәнис абзый - Чаллыдагы Чирмешән якташлык җәмгыяте җитәкчесе, аңа нәкъ шушы көннәрдә 60 яшь тула. Бүгенге мәҗлестә үзе шигырьләр, мәзәкләр язу остасы, үзе спортчы бу якташыбыз исеме, гомумән, бик еш һәм мактап телгә алынды.

-Фәнис - барыбызга да үрнәк. Бездән соңрак оешсалар да, Чаллыдагы җәмгыятьнең эшен тиз җанландырдылар, молодцы! - дип, Түбән Камадагы Чирмешән якташлык җәмгыяте җитәкчесе Зәки ага Нуретдинов бер хәбәр дә җиткерде - 13 апрельдә чирмешәнлеләр шул калада очрашуга җыелачак.

"Энергетик"та башка районнарның якташлык җәмгыятьләре дә еш очраша, диделәр. Әлки, нурлат, Аксубай, Апас, Чүпрәле, Әлмәт һәм башка кайбер районнар җәмгыятьләре җитәкчеләре бүгенге очрашуга килеп, котлау сүзләре бүләк иттеләр.

Нинди бәйрәм җыр - биюсез үтә ди, сәхнәгә артистлар да еш чыкты. Һәм барысы да үзебезнекеләр, әле ниндиләре! Казаннан Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров килгән, улы Сәйдәш тә янында.

Хореограф, укытучы Илдус Биктаһиров та башкалада яши, эшли.

Аларның чыгышы да бәйрәм бизәге булды. Рәүф Җиһаншинның чыгышына, гадәттәгечә, тамашачы шулай ук көчле алкышлар белән бәя куйды. Түбән Камадан Җәмил Шәйхетдинов, Чаллыдан Әхтәм Миңлебаев, Дамирә Борһанова, Рафаэль Гайнуллин, Казаннан Шамил Ногманов, Әлмәттән Әхтәм Фәтхетдинов һәм башкалар, һәм башка талантларыбыз (барысының да исемнәрен язмаганга үпкәләмәсеннәр) мәҗлесне моңлы җырлары, ялкынлы шигырьләре белән ямьләделәр. Чаллыдагы татар дәүләт драма театры артисты Рәфыйк Каюмовның да оста уйнавына сокландык, атказанган актерның безнеке булуы белән горурландык. Чаллыда туып, безнең районга да дан өстәүче, сәхнә тотучы яшьләребез өчен аерым сөендек. Әле мәктәптә генә укучы Зөфәр Сафиуллинның (тамырлары Лашманнан) курайда татар халык көйләрен уйнаганда зал тып-тын калды, аннары чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Мондый, дәрәҗәле кичәләрдә җырланмаган җырлар, әйтелмәгән сүзләр кала инде ул. Кемгәдер чират җитмичә, үпкәләүләр дә була. Аларны да аңларга мөмкин, якташлар очрашуы, үзеңне таныту, хәтта мактанышып алу өчен (моның начар ягы юк) форсат та. Сәләтеңне, уңышыңны, булмышыңны иң элек үзеңнекеләргә күрсәтәсе килә. Әнә Камил Мингалимов һәм Ирек Мәссаров кебек таныла баручы рәссам якташларыбыз үзләренең иң матур, иң уңышлы эшләрен - картиналарын, башкаларга да күрсәтерсез дип, район делегациясенә бүләк иттеләр. Картиналарындагы бизәкләре, детальләре, образлары туган җирне ярату, аны юксыну белән бәйле кичерешләр чагылышы. Районда аларның эшләреннән күргәзмәләрне дә ешрак оештырасы иде.

Чаллылылар якташларына тагын бер күчтәнәч җибәрделәр - залда ук 13 мең сум хәйрия акчасы җыеп, Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йортына тапшырырга куштылар. Монда өлешләре кергән игелекле, миһербанлы апаларга - абыйларга, энеләргә - сеңелләргә - һәркемгә Аллаһының рәхмәте яусын.

Өч сәгать ярымга сузылган кичә тәмамланып та килә, вакыт сизелми дә үтте. Килгәнебезгә үкенмибез, мондый бәйрәмне киләсе елда да оештырыйк, дип таралышты халык. Күрешеп, хәл - әхвәл сорашып күңелләрне нечкәртү кирәк шул.

...Ял көне. Төштән соң юлда машиналар саны, гадәттәгечә, күбәя төшә. Туган якка, әти - әниләренә кунакка кайткан якташларыбыз кайсы - кая ашыга. Китәләр, торган җирләренә китәләр. Кайтырга дип китсеннәр иде, исән - сау йөрсеннәр. Мин дә аларга, һәрвакыттагыча, хәерле юл телим!

Кадыйр Гомәров.
Чирмешән - Яр Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташлар очрашуы Чирмешән

2
X