Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнгә үзәк котельныйлар кирәк булмаячак

Чирмешәндә күпфатирлы ике катлы йортларның барысын да ике контурлы казаннар ягып җылыналар. Алар автоном режимда эшли, котельныйларга тоташмаган. Ике контурлы казаннар куйдырган чирмешәнлеләр, нигездә, кәнагать. Иң яхшысы, казаннарны кирәк вакытта кабызасың, сүндерәсең, теләсә кайчан су җылыта аласың, кулланган газ һәм су өчен генә акча түлисең. Уңайлы бит. Мондый казаннарны хезмәтләндерү,...

Чирмешәндә күпфатирлы ике катлы йортларның барысын да ике контурлы казаннар ягып җылыналар. Алар автоном режимда эшли, котельныйларга тоташмаган.

Ике контурлы казаннар куйдырган чирмешәнлеләр, нигездә, кәнагать. Иң яхшысы, казаннарны кирәк вакытта кабызасың, сүндерәсең, теләсә кайчан су җылыта аласың, кулланган газ һәм су өчен генә акча түлисең. Уңайлы бит. Мондый казаннарны хезмәтләндерү, запас частьләр табу гына кыенрак. Ул-бу килеп чыкса, белгечләрне хуҗа үзе чакырта.
-Казаннары начар эшләсә, аларны ремонтлауда ярдәм сорап, миңа да мөрәҗәгать иткәлиләр,- ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Суның басымы түбән чакта казаннар чыгымчылый, сафтан да чыга. Бездә су да каты. Сүз уңаенда әйтим, тагын бер проблема нык борчый - Чирмешәндә күпфатирлы йортларның барысы янында да газүткәргеч, фасад газүткәргечләренең документлары, димәк конкрет хуҗасы юк. Торбаларны карарга, буярга да кирәк бит.
Торак йортларга җылы бирүнең иҗтыяҗы калмагач, үзәктәге, Дзержинский урамында һәм элеккеге "Сельхозтехника" территориясендә урнашкан котельныйларга басым - нагрузка бермә-бер кимеде. Дөрес, бүген алар әле кирәк, күпчелек оешмалар биналарына җылы алардан килә.
-Әлеге котельныйлардан район үзәгенең төньягындагы егермегә якын объектына җылы җибәрәбез, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры урынбасары Михаил Арютин. -Дөресен генә әйткәндә, алар табыш китерми диярлек, чөнки мөмкинлекләреннән 40-60 процентка гына эшлиләр.
Дзержинский урамындагы котельныйда дүрт ел элек лизингка алып, дүрт яңа казан урнаштырганнар, аның өчен әле дә акча түлиләр икән. Үзебезнең илдә ясалган ул, ПВ-400 маркалы казаннарның КПДсы, ягъни җылылык бирү коэффициенты югары, газны экономияле куллана, түбән басымда да ышанычлы эшлиләр. Әмма бер кимчелекләре бар - артык көчле тавыш чыгаралар.
Коммуналь челтәрләр җәмгыяте котельныйлар җибәрүче җылыны югалтмау, кулланучыларга кирәк кадәр җибәрү өчен төрле чаралар күрә, әйтик, трассадагы торбаларның изоляциясен даими тикшереп, кирәк булса төзәтеп, яңа материаллар белән чорнап торалар.
Район үзәгендәге төп ике котельныйга эш әле тагын кимиячәк. Быел һәм киләсе елда берничә урында мобиль котельныйлар куймакчылар. Бу эш башланды да.
Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин болай итеп, иң элек акча средстволарын экономиялерәк куллану мөмкинлеген әйтә. Кайбер оешмалар җитәкчеләре дә әлеге идеяне тиз хуплады, бүген артык акча юк.
Туймазыда эшләнүче мондый, 2 казанлы мобиль тышкы котельныйлар башта, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илнар Минһаҗев әйтүенчә, үзәк китапханәләр челтәрләре, район Советы һәм район газетасы редакциясе биналары янында урнашачак. Аларны кую-монтажлау өчен проект-смета документлары эшләнгән, килештерүләр төгәлләнеп килә. Билгеле, мондый котельныйлар бастыру байтак акча средстволары таләп итә.
Нишлисең, әлеге чыгымнар үз-үзен аклаячак. Әнә Лашманда балалар бакчасы бинасын күп еллар электр ягып җылыттылар.
Ике катлы, 741 квадрат метр мәйданлы бик зур бинаны.
- Былтыр казаннарны газда эшләүгә күчергәч, чыгымнар әллә ничә тапкыр кимеде, - ди бакча мөдире Рагидә Зөфәрова. - Кышкы айларда, бигрәк тә январьда, салкыннарда 100-120шәр мең сум түләгән чаклар булды, хәзер айга иң күбе 16-18 меңгә дә сыешабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы котельные казаннар