Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге ярминкәдә каз кадәрле тавыклар саттылар

Чирмешәндә 15 ноябрьдә узган ярминкәдә каз сатучылар күп иде. Тереләрен, бер-берсен 1100гә, йолкыганнарын уртача 1500 сумга саттылар. Каз түшкәсе хәтле, суелган бройлер тавыклар, хуҗалары әйтүенчә, 600-700 сум торырлык та. Елховойдан Фаил Билаловның казлары 750 сум гына. Бераз кечерәкләр, әмма суярлык булып үскәннәр. -Язын нибары 12 көнлек бер мең бәпкә алган...

Чирмешәндә 15 ноябрьдә узган ярминкәдә каз сатучылар күп иде. Тереләрен, бер-берсен 1100гә, йолкыганнарын уртача 1500 сумга саттылар. Каз түшкәсе хәтле, суелган бройлер тавыклар, хуҗалары әйтүенчә, 600-700 сум торырлык та.

Елховойдан Фаил Билаловның казлары 750 сум гына. Бераз кечерәкләр, әмма суярлык булып үскәннәр.
-Язын нибары 12 көнлек бер мең бәпкә алган идек, күбесе үсте, - ди Фаил. - Инде урнаштырып та бетерәбез. Кошларны үзләре ясап куйган сулыкта үстергәннәр. Мәшәкатьле эш, бәпкәне каз иткәнче байтак тир түгәсе, файдасы аз кала. Әмма нәрсәдер эшләргә, акча табарга кирәк бит.
Ярминкәгә кемдер - бал, кәбестә, икенчеләре жом, он, суеп йолкынган тавык, гөмбә алып килгән. Печән дә бар иде, зур төргәгенә 2000 сум сорыйлар. Кирәксә аласың инде, печәнне кибеттә сатмыйлар. Кыш чыгара торган бозаулар уртача 24-34 мең сумга бәяләнә.
Башкортостан осталарының килосын 200 сумлык бавырсакларын чират торып алдылар. Нәкъ безнең мишәр бавырсагы, эре, тәмле, авызда эри.
-Бик яхшы ярминкә, ни генә юк, - ди Гөлшат Фәсхетдинова. - Әле менә кукуруз фуражына заказ бирдем, малны тиз симертә ул.
Иске Кадидан бер оста тәкъдим итүче кечкенә һәм зур агач чаналарга да шәт хуҗа табылгандыр. Бик күпләр ярминкәдән җылы киемнәр, кондитер ризыклары да алды.
Гомумән, узган атна ярминкәсендә сатучылар да, алучылар да бик күп иде. Ул көнне һава торышы да әйбәт булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкәдә