Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә йортларны ремонтлау дәвам итә

Быел район үзәгендә Татарстан урамындагы 1нче һәм Совет урамының 3нче йортында капиталь ремонт башкарылачак. Моңа 2 миллион сумнан күбрәк акча тотылырга тиеш. Татарстан урамында бассейн янәшәсендәге ике катлы йортның подвал өлешен тәртипкә китерү зарур, анда ышанычлы тимер ишекләр дә куячаклар. Подъездларның стеналарын тигезлисе, буяп яңартасы бар. Монда идән плитәләрен алыштыруны,...

Быел район үзәгендә Татарстан урамындагы 1нче һәм Совет урамының 3нче йортында капиталь ремонт башкарылачак. Моңа 2 миллион сумнан күбрәк акча тотылырга тиеш.

Татарстан урамында бассейн янәшәсендәге ике катлы йортның подвал өлешен тәртипкә китерү зарур, анда ышанычлы тимер ишекләр дә куячаклар. Подъездларның стеналарын тигезлисе, буяп яңартасы бар. Монда идән плитәләрен алыштыруны, тамбурга пластик ишекләр куюны да ниятләгәннәр.
Андый-мондый ут казасы чыккан очракта, бу йортны электр челтәреннән өзү өчен подвалга төшәргә кирәк, ә бу мәшәкатьле. Шуның өчен төп өзгечне, "общедомовой" ут санагыч-счетчикны урам якка чыгару куркынычсызлык өчен мөһим эш булачак. Болай итү контролерларга - ут тикшерүчеләргә дә җайлы. Шуңа охшаш эшләр элеккеге май-сыр заводы янәшәсендәге 3 нче йортта да башкарылырга тиеш. Анда әле су челтәрләренә дә ремонт кирәк.
-Моңа апрель айларында керешмәкчебез, бәлки әле иртәрәк тә булыр. Электр эшләрен кыш көне дә башкарырга мөмкин, ә менә подъездлар ремонтын башлар өчен бераз җылытканны, кояш турырак караган көннәрне көтәргә туры киләчәк. Без әлегә документлар, кәгазь эшләрен әзерләү белән мәшгульбез, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов.
Капиталь ремонт эшләре халыктан җыелган һәм шул кадәр үк күләмдә дәүләттән бирелгән акчага башкарыла. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр 2016 елда капиталь ремонтка дип, торакларының бер квадрат метры өчен 5 сум исәбеннән түләсә, быел Министрлар Кабинеты карары нигезендә бу кертем 5 сум 85 тиен тәшкил итә. Мисал өчен, бер бүлмәле фатир иясе капиталь ремонтка дип, ай саен чама белән 230-240 сумнар түли булып чыга. Чирмешәндә халыктан капиталь ремонт өчен бер елга 1 миллион да 100 мең сум акча җыелган. Моңа тагын шулкадәр диярлек сумма республика һәм район бюджетыннан өстәлә.
-Моннан кала агымдагы ремонт та бар бит әле. Вак-төяк эш гел булып тора. Әйтик, канализация тыгыла - аны чистартырга, суыртырга кирәк, каядыр су краны "бәреп чыга". Электр үткәргечләрдә төзексезлек булырга мөмкин. Аларны эшләтү өчен дә акча җыябыз. Әнә үткән елда берничә йорт түбәсеннән су үтә иде, ремонтлаттык. Кайбер йортлар нигезенә отмосткалар ясатырга туры килде. Совет урамында йортның тышкы ишеге өстенә түбә (козырек) урнаштырдык. Монысында авыл җирлеге Советы да булышты, - ди Мәсхүт Хөсәенов.
Шушы агымдагы эшләргә халык аена, бер квадрат метр өчен 90 тиен, электр челтәрләре ремонтына - 82 тиен, су, канализацияне карап тору һәм ТСЖ идарәсе өчен 1шәр сум түли. Әлбәттә, бурыч җыючылар, тискәреләнеп кертемнәрен түләмәүчеләр бар. Андыйларны "затсыз, кеше өстеннән яшәүчеләр", диләр безнең халыкта.
Район үзәгендә 800гә якын кеше күп фатирлы 29 йортта яши. Аларның иң искеләре, Совет урамындагы ике катлы биналар, 60 нчы елларда төзелгән. Узган елда Габбас Галимов җитәкчелегендәге "КСП" подрядчы оешмасы бу урамдагы 49 нчы, 53 нче йортларга капиталь ремонт эшләре башкарды. Титов урамындагы, халык телендәге "МСО"ның 13нче, Татарстан урамындагы 3нче, Техническая урамындагы 30нчы йортларда да төзүчеләр эшләгән. Алар подъездларны матурлаганнар. Каядыр су, канализация челтәрләре ремонтланган. Кайбер йортларда электр үткәргечләрен, электр санагычларны яңартканнар.
-Барлыгы 2 миллион да 326 мең сумлык эш башкарылды. Күпчелек халык белән уртак тел табып эшләдек. Рәхмәт, подрядчы оешмага да, эшләренә дәгъва юк. Ниндидер җитешмәүчелекләргә тап булсак, әйтүгә үк килеп аны төзәтеп китәләр. Көндәлек эшләребездә "Заказчы хезмәте", Чирмешән авыл җирлеге Советы хезмәткәрләре нык булыша.
ТСЖ мәсьәләләре буенча гозер-сораулар булганда, халык миңа 8-927-428-77-00 номеры буенча шалтыратсын иде. Булдыралганча, көчебездән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы капиталь ремонт программасы