Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазан ае мөбарәк булсын

Рамазан ае башлану белән район мәчетләрендә актив эш башланды. Имамнар җыелышында барлык авылларда да халык өчен күмәк ифтар үткәрү турында тәкъдим кертелде. Әлеге акция "Рамазан ае нуры" дип аталды һәм аның төп максаты - изге айда авыл халкын берләштерү һәм гореф - гадәтләрне саклап калу. Шуңа күрә һәр ифтарда эчтәлекле...

Рамазан ае башлану белән район мәчетләрендә актив эш башланды. Имамнар җыелышында барлык авылларда да халык өчен күмәк ифтар үткәрү турында тәкъдим кертелде. Әлеге акция "Рамазан ае нуры" дип аталды һәм аның төп максаты - изге айда авыл халкын берләштерү һәм гореф - гадәтләрне саклап калу. Шуңа күрә һәр ифтарда эчтәлекле вәгазьләр укыла. Ифтар мәҗлесләре Чумачка, Лашман, Әмир, Иске Кади, Бәркәтә, Чирмешән авылларында дистәләрчә кеше катнашында, бик матур үтте.

Районга тәрәвих намазлары вакытында Коръән укыр өчен Төркиядән Әхмәт Чаир исемле имам килде.
Аңа 55 яшь һәм ул инде озак еллар дини эшчәнлек белән шөгыльләнә. Әлеге имам сүзләре буенча, Чирмешән бик матур һәм яшеллеккә бай авыл. Мондагы халык та мәрхәмәтле, ачык йөзле. Татар ашлары да, аеруча бәлеш, аның күңеленә хуш килде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Рамазан аенда ураза тоту