Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Җыеп бетерерлек түгел: чирмешәнлеләр бакчалардагы уңышка сөенә

Июнь аенда туктаусыз яңгырлар яуса, аңа алмашка кызу, кояшлы көннәр килде. Билгеле, бу һава торышы яшелчә, җиләк-җимешләргә өлгерергә бик кулай. Бакчалардагы җимеш куаклары уңыштан сыгылып тора.

Виолетта Буткевич (Яңа Элмәле): - Кура җиләге, карлыган күп, чия, аеруча, уңды. Чия компотын балалар бик ярата, аны 100ләп банка әзерлим. Җиләк-җимешне күпләп туңдырабыз: кыш көне чәйгә салабыз, бик тәмле була. Бәрәңге уңышын да тикшереп карадык, быел бу яшелчә дә эре булырга охшаган.

Йосыф Идрисов (Түбән Кәминкә): - Быел уңыш бик яхшы. Чия, карлыгын, кура җиләген җыеп кына бетер! Тик ул бервакытта да артык булмый. Балаларга бирәбез. Кайнатма да ясыйлар, җиләк-җимеш туңдыргычта да урын ала, оныклар компот ярата. Кыяр-помидор да өлгерде. Бәрәңгене казып карадык, тавык йомыркасыннан зурлары бар.

Людмила Вишнякова (Сәләй): - Быелгы уңышка исләр китәрлек. Чия, кура җиләге - барысы да өлгергән чор. Бу көннәрдә эш күп, җыярга да, эшкәртергә дә өлгерергә кирәк. Суган, бәрәңге уңышы да бик яхшы булырга охшаган. Бәрәңгене июнь ахырында ук казып карадык, каз йомыркасы кадәрле булганнар.

Гаилә Җиһаншина (Лашман): - Мондый яхшы уңышның кайчан булганын хәтерләмим дә. Татлы чия (черешня), крыжовник, карлыган, чия бик уңды, кура җиләге дә яхшы, җир җиләге дә җыйдык. Балалар кайнатмалар, компот ясыйлар, туңдырырга да куялар. Кыяр да мул, суган да өлгереп килә.

Венера Фролова (Лагерка): - Чия аеруча күп булды, җыеп бетерерлек түгел. Бакча җиләге, кура җиләге дә бик күп. Туңдырам да, кайнатмалар да ясыйм. Күбрәк блендер белән болгатып туңдыргычка салам, кыш көне “свежий” кебек була. Чиядән төнәтмә (настойка) ясарга планлап торам. Яшелчәләр дә җитеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев