Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Маратсыз да калдык

Якташыбыз Марат Яббаров кинәт вафат булды. Аңа нибары 60 яшь иде.

Әлмәттән Чирмешәнгә җибәрелгән Марат Гатуф улы элегрәк районның дәүләт автоинспекциясен дә җитәкләде, аннары төрле оешмаларда, соңгы вакытта аграр техникумда эшләде. Ул әфган сугышы ветераны, әфганчылар оешмасы активисты иде, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертте, төрле чараларда төпле, мәгънәле чыгыш ясавы белән дә үзенә карата хөрмәт уятты. Озак еллар авыру хатынын тәрбияләде, Венера ике ел элек вафат булды. Алар дүрт бала үстерделәр.

Чирмешәнлеләр мәрхүмнең балаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашалар.

Мәрхүмне бүген Чирмешән мөселман зиратында җирләделәр.

Марат Яббаров белән 2020 елның 12 февраленда газетада басылган әңгәмәне дә тәкъдим итәбез.

http://nashcheremshan.ru/news/beznen-yaktashlar/fganstanda-birelgn-blk-t-shartlatkych-bulyrga-mmkin-di-chirmeshnnn-marat-yabbarov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев