Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • "Әфганстанда бирелгән бүләк тә шартлаткыч булырга мөмкин", - ди Чирмешәннән Марат Яббаров

    15 февраль – хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне

    Әфганстан җирендә 10 елга якын барган сугышта якташыбыз Марат Яббаров та катнашкан. “Сугыш – ул куркыныч мәхшәр”, - ди яшьли дары исен иснәгән ветеран. 

    Марат Гатуф улы Яббаров 1962 елда Әлмәт шәһәрендә туган.
    8 сыйныфтан соң, ул Казан шәһәренең 26 нчы һөнәр училищесында тепловоз машинисты ярдәмчесе һөнәрен үзләштерә. Армиягә китәр алдыннан Әлмәт ДОСААФында шоферлыкка укый.1981-1983 елларда - Әфганстанда армия хезмәте. Саратов милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чирмешән районы эчке эшләр бүлегендә берничә ел дәүләт автоинспекциясен, аннан соң җәмәгать куркынычсызлыгы, тикшерү  бүлекләрен җитәкләде. Отставкадагы милиция майоры. Хәзер “Росгосстрах” иминиятләү компаниясенең райондагы агентлыгы җитәкчесе.

    -Марат Гатуфович, армиядә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәнсез. Белүемчә, анда теләсә кемне алмыйлар, нык сайладылармы?
    -Сайладылар дип, мине Германиягә җибәрергә тиешләр иде. Мәктәптә – чаңгыда йөрү, училищеда укыганда каратэ, самбо, ату белән шөгыльләндем. Бәлки спорт белән шулай дус булуыма күрә ВДВга алганнардыр.

    -Армия хезмәтегез кайда башланды?
    -1981 елда Витебск шәһәрендәге уку үзәгендә -  учебный центрда  укыттылар, өч ай. Элемтә батальонына билгеләндем. 12 тапкыр парашют белән сикерергә туры килде.

    - 12 тапкыр. Әйтүе генә ансаттыр?
    -Куркытамы, дип соравыңмы? Алай ук түгел. Дөрес, АН-2дән -“Кукурузник”тан сикергәндә шикләндерә: анда җир бик якын күренеп тора. Ә инде ИЛ-76дан,  1200 метр биеклектән башкачарак, бушлыкка сикергән сыман, бу зур самолеттан 10 тапкыр сикердем. Анда уйлап торырга да юк, 3 минут эчендә  350ләп десантчы ”коелсын” әле.

    -Әфган...
    -“Учебка”дан соң, Кабул шәһәре янындагы частькә эләктем. Өйдәгеләр өчен мин “командировкада” идем, кайда икәнлекне әүвәл язарга ярамады: цензура тикшерә иде.

    - Ниндиерәк бурычлар үтәргә туры килде?
    -Аның нәрсәсен сөйлисең инде. 12 хәрби чыгышта, русча әйткәндә, “боевой выход”та катнаштым. Анда колонна  составында барасы яки билгеле бер участокка вертолеттан  төшереп калдыралар. Офицерлардан тыш, барыбыз да  18-20 яшьлек малайлар. Тау-таш арасына 18әр көнгә чыккан көннәр булды. Иң аянычы,  бер “выход” та югалтуларсыз узмады.  

    -Сез машина йөртүче дә.
    -Минем төп бурыч - элемтә машинасы төзек булырга тиеш.  Берсендә Саланг  кичүе аша Термездан ЗИЛ-131 машинасын куып килдем. Элемтә җиһазлы махсус техника. Сер итеп сакланган аппаратуралы машина  астында тротил- шарлаткыч куелган, андый-мондый хәл булса, ул шартлатылырга тиеш - дошманга эләкмәсен. Үземнән кала, машинада ике элемтәче оператор да хезмәт итә иде.

    -Коралларгыз нинди?
    – Калашников автоматы, дошманнарның да күбесе шул автомат белән коралланган. Аннан соң аларда “стингерлар” - ракетно-зенитный комплекслар күп иде. 

    -Аларны әсирлеккә алырга туры килдеме?
    -Юк. Алар барын да кичерә, барына да әзер сугышчылар. Биш градус салкында да ялан-аяк яки гади галош киеп  йөрергә мөмкиннәр.

    Реклама

    -Гади халык ничек яши иде?
    -Бик фәкыйрь, эшчән, гади крестьяннар. Аларда утынны да бездәге кебек кубометрлап түгел, үлчәүгә салып саталар. Совет яклы сугышучы әфганлыларның, халык милициясенең, аларны “царандой” дип атый идек, хәрби әзерлекләре бик начар дип истә калган.

    -Югалтулар күп булды дисез...
    -Панджер тарлавыгында көчле бәрелешләр булды. Анда күп егетләр кырылган. Безнең часть янәшәсендә, һәлак булган солдатларны туган якларына озатуга әзерлек пунктында, цинк табутларны ябыштырып озаталар иде. Әйтергә ничек кенә авыр булмасын, шартлаулардан соң кайберәүләрнең гәүдәсеннән берни калмый, табутка хәрби форма гына салганнарын ишеткән булды. 

    -“9 рота” киносын карагансыздыр?
    -Чынлыктагы кайбер вакыйгалар, хәрби бәрелешләр моңа охшаш та инде, кайберләре уйлап чыгарылгандыр, шуңа кино бит инде ул.

    -Сугышта нәрсә куркыныч?
    -Куркыныч каян да булырга мөмкин. Әйтик, снайперлар нык эшли. Киемнәребездә ремень “бляхасы”, “знаки различия” кара яшел төстә иде,  бу снайперларга ялтырап күренмәсен өчен шулай эшләнә.
    Сугыш – бөтенләй икенче дөнья, башка тормыш. Иптәшләрең өчен үч алу теләге уяна. Исән каласы килә, әлбәттә. Тиле генә үлемнән курыкмый.  Сак булу, игътибарлылык кирәк. Урамда сиңа бүләк дип бирелгән гади генә әйбер шартлаткыч булырга мөмкин.

    -Солдатларны ничек ашаттылар?
    -Нигездә, консервалар бирделәр: тушенка, сгущенка, тик аларны, эсселек аркасында, саклавы кыен. Суны үзебенекен генә, үз скважинабыздан гына эчә идек. Консервлаган карабодай боткасы, “сухариклар” белән тукландык.

    -Хезмәтегез тәмамлангач?!.
    -Өч служак белән әүвәл Ташкентка очтык. Монда төштек - кешеләр тыныч тормыш белән яшиләр, гадәти ыгы-зыгы, көләләр, күңел ачалар... “Мондый дөнья да бар икән!” – дибез.

    -Армиядән бүләк алып кайттыгызмы?
    -Әнигә – Кабулдан яулык.

    -Солдат альбомыгыз?
    - Юк, аны ясарга вакыт җитмәде.

    -Аннан язмышыгыз ничек булды?
    -Саратов  милиция мәктәбен тәмамлагач,  1985 елда Чирмешәнгә эшкә җибәрделәр, шуннан бирле монда яшим.

    -Гаиләгез?
    -Хатыным белән  өч ул, бер кыз үстердек. Инде дүрт оныгым бар.

    -15 февраль көнне әфганчы райондашларыбыз тагын очрашырлар, үткәннәрне искә алырлар.
    -Ел да катнашам ул очрашуда. Кызганыч, тыныч тормышта да сафларыбыз сирәгәя. Мин шул сугышны үткән егетләрне тагын бер кат күрергә дип барам. Барысы да исән-сау булсыннар иде.

    Архив фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: