Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Кызыл Ярдан эстон кызы Аста Могыйнова 95 яшендә дә шигырьләр яза

Кызыл Яр авылында гомер итүче Аста Могыйнова 95 яшьлек юбилеена килгән кунакларга үзе язган шигырьләрен укыды, “Миләшләрем” җырын да башкарды.

Аста Карловнаны юбилее белән котларга район башлыгы Рамил Айбатов үзе килде. Ул аңа котлауларын ирештерде һәм бүләген тапшырды.

Эстон кызы Астага кызылярлылар үз итеп Асия диләр. Ул Кызыл Яр һәм Югары Кәминкә мәктәпләрендә балалар укыткан хөрмәтле кеше.

1938 елда Астаның әти-әнисен кулга алып, атып үтерәләр. Ленинград өлкәсендә яшәгән бу гаиләнең ятимнәрен балалар йортларына урнаштыралар, Аста да 8 яшьтән шунда тәрбияләнә, аннан соң югары уку йортында укытучы һөнәрен үзләштерә. Яшь белгечне юллама буенча Татарстанга җибәрәләр. Әүвәл – Казанга, аннары – Чирмешәнгә. Булачак ире - Кызыл Яр егете Мингата белән танышып гаилә коралар һәм авылда төпләнеп калалар.

Могыйновлар алты бала (дүрт кыз һәм ике ул) үстергәннәр. Әтиләре Мингата 15 ел элек вафат булган. Балалары әниләрен ялгыз калдырмый, өч ел элек төп йортка уллары Ильяс белән киленнәре Нурсинә кайтып урнашкан. Дүртесе - республикабыз шәһәрләрендә, бер кызлары гаиләсе белән Америкада яши.

-Әниебез искиткеч кеше, ул әле дә эшсез тора алмый, бакчадагы чүп үләннәренә дә тынгылык бирми, - дип елмая юбилярның олы кызы Наилә. – Безгә кунакка баргач та бакча утарга керешә, күршеләребез сокланып карый.

Асия әби чәчәкләр үстерергә ярата, ишегалды, бакча әле дә чәчәктә.

-Менә өй каршындагы чәчәк араларын ничек матурлап куйды әни. Аның кечкенә чалгысы бар, чүп үләннәрен шуның белән чаба, - дип мактап алды улы Ильяс. – Җәй көннәрендә бакчадан куып та кертеп булмый.

Юбилярның шөгыльләре тагы да бар әле: ул шигырьләр яза, шуларны безгә дә укып күрсәтте. Әле дә китаплар укый. Балалары ул сораган китапларны алып кайтып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев