Югары Чегодайдан Моратшиннар йөзәр баш бройлер үстерәләр
Югары Чегодай авылыннан Елена һәм Мансур Моратшиннар җәй дәвамында бройлер чебиләрен берничә төркем алып үстерәләр. Хуҗалыкларында итлеккә үгезләр симертәләр, үрдәкләре, тавыклары да бар.
Аслары коры булсын
-Бройлерларны элек үзебез өчен генә үстерә идек, инде менә биш еллап аларны күпләп симертә башладык. Быел өченче тапкыр алдык, соңгысында - 50 баш ук, инде байтагын суйдык, - ди Елена Минсәет кызы. – Гадәттә, бер айлык чебешләр сатып алабыз, ике айлап ашаткач, эшкәртә башлыйбыз. Көнем шул кошлар янында уза.
Без барганда да хуҗабикә бройлерлар йолку белән мәшгуль иде, бүген дә ул биш түшкә эшкәрткән. Хәзер инде аның бу кошларны үстерүдә дә, эшкәртүдә дә тәҗрибәсе зур.
-Бройлерлар - җылы ярата торган кошлар. Иң элек аслары коры булырга тиеш. Һәр көнне кычыткан суы ясап бирәм, бу - алар организмына витамин, - ди хуҗабикә. – Кошларга бутап ашатабыз. Йорттагы махсус мичтә бәрәңге, кабак, бодай пешерәбез, аны фураж, катнаш азык белән болгатып бирәбез. Бройлерларның түшкәләре өч килограммнан артып китә, дөрес, сирәк кенә үлем очраклары да була.
Әлеге кош итенә ихтыяҗ бар, Моратшиннар үзләре дә аны ярата. Экологик чиста ризык ашап үскән кошларның ите кыздырып ашарга да тәмле, шулпага да бик яхшы.
Табигать байлыгы өстәлгә күчә
Елена яшьтән гөмбә җыеп үскән (әнисе – чуваш, әтисе татар булган).
-Мин элек әниләр җыйган дүрт-биш төрле (ак гөмбә, гөреҗдә (грузди), майлы гөмбә (опята), волнушки, кәҗә гөмбәсе (сморчки) гөмбәне генә җыям, белмәгәннәрен, шиклеләрен өзмим, - ди ул. – Гөмбәгә ирем белән йөрибез, хәзер Мансур да оста гөмбәче. Аны эзләп еракка бармыйбыз: Югары Чегодай, Иске Үтәмеш авыллары янындагы урманнарда да күп.
Якташыбыз җиләк җыярга да ярата, анысына да еракка барасы түгел, Югары Чегодай янында җиләкле аланнар байтак.
Кадрия Гамирова фотолары, Марат Гомәров видеосы .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Булдырасыз молодцы
0
0