Яшәүчене яшәтүче Фаил абый
Безнең якташлар

Яшәүчене яшәтүче Фаил абый

Яшәүче авылында гомер итүче Фәридә һәм Фаил Мортазиннар һәр елны үз бакчаларында үскән карбызлар белән сыйланалар.

-Безнең һава шартларында да өлгерә бу татлы җимеш. Олыгаеп барсак та, тәҗрибәләр ясарга яратабыз, - дип елмая 77 яшьлек Фаил абый. – Тик торырга ярамый, хәрәкәтләнергә кирәк. Бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендере, кабак, ташкабак, кыяр, помидор - барысын да үстерәбез.

Мортазиннар әле кош-корт, маллар да асрыйлар. 30  бройлерны үстереп эшкәрткәннәр, сарыклар да тоталар, итлеккә бозау да алалар.

Фәридә апа белән Фаил абый Яшәүчегә кайтып төпләнгәнгә 17 ел. Инде алар авылның үз кешеләренә әйләнгән.

-Әлмәттә яшәгәндә, әле эшләп йөргән вакытта ук, пенсиягә чыккач, җәй айларында биредә яшәү, төп нигезне бетермәү нияте белән яңа йорт өлгерттем, - ди Фаил Мортазин. – Кайтып яши башлагач, китәсебез килмәде, шулай авылда яшәп калдык.

Пенсиядә булса да, көч-дәрте ташып торган якташыбыз биредә дә үзенә шөгыль таба. Кайту белән авыл мәчетендә мөәзин вазифаларын башкаруга керешә, инде 9 ел имамлык итә. Ул мәчетне төзекләндерүгә күп көч куя, авыл өчен янып-көеп йөри, зиратта һәм аның тирәсендә тәртип булдыра.

-Мәчетебез буш тормый: җомгага – унлап, өйлә намазына 5-6 кеше җыела, гаетләрдә мәчетебез тулы була, - ди имам.

Марат Гомәров фотолары


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Тьфу-тьфу-тьфу куз тимэсен! Исэнлек исэнлек исэнлек телибез без этиебез белэн эниебезгэ!!!!!!!!