Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Яшәүчедән Сәлмановлар дүрт фляга бал аертканнар

Мөнир һәм Миләүшә Сәлмановларның умарталары Яшәүче болыннарындагы чәчәкләрдән бал җыя. Алар быел инде өченче тапкыр бал аертырга җыеналар.

Яңгырлар комачауласа да, бал мул

-Июнь аендагы яңгырлар умарталарның эшләрен бераз тоткарлады. Быел яңа балдан июль башында авыз иттек, - диде Мөнир Галиәгъзам улы. – Безнең янда болыннар күп, умарталар чәчәк балын мулдан җыйды. Чәчәк балы - иң тәмлесе.

Ун еллык тәҗрибә

Сәлмановлар бу шөгыльгә ун ел элек  керешкәннәр. Бер гаилә умартадан башлап җибәрәләр эшне. Инде аларның умарталыгында бер дистә оя тезелеп тора.

-Беренче кортларны Әккәрәй авылыннан алып кайттым, - ди инде тәҗрибә тупларга өлгергән умартачы. – Бу бик мәшәкатьле эш, бал алганчы күп хезмәт куярга кирәк. Умартачылыкның нечкәлекләренә күрше Нәгыймулла абзый Шәйдуллин өйрәтте. Баштарак барлык инвентарьләрне дә алардан алып тордым, аннан соң әкренләп үземдә булдырдым.

-Мөнир, бу шөгыльгә тотынуыгызга нәрсә сәбәпче булды? – диюемә.

-Бал яратабыз, иң беренче сәбәбе шулдыр, өстәлдән бал гел бар, - диде ул.

Мөнир Галиәгъзам улы хәзер үзе дә тәҗрибәсе белән уртаклаша ала: умарталарны варроатоздан дәвалау, язга чыккач, аларны ничек карау, кышкылыкка әзерләү турында да яхшы белә. Ул кортларны урамда, кар астында кышлата.

Яхшы бал нинди?

-Мөнир, тагын бер сорау: яхшы балны ничек билгеләргә мөмкин?

-Балны савыттан кашык белән алып өскә күтәргәндә, ул сузылып озак агып торса яхшы, - дип белгәне белән уртаклашты умартачы. – Кабып карагач та белеп була, яхшы балны йоткач, тамакта әчкелтем тәм кала.

Алда язганымча, җәй башындагы яңгырлар умарталарга бал җыярга мөмкинлек бирмәсә дә, җылы, коры көннәр башлангач, алар яхшы эшләгән, бал кортлары бик тырыш бөҗәкләр бит. Бу сезонда Сәлмановлар әлегә дүрт фляга бал алганнар. Аларның балларына хуҗа тиз табыла.

-Быел бал күп, үткән елгыдан да яхшырак, - диде Мөнир. – Билгеле, үзебездән артканын сатабыз. Каядыр барып сатканыбыз юк, аны танышлар, туганнар өйдән килеп алып бетерә.

Мөнир – нефтьче, Миләүшә – укытучы. Алар эштән кайткач та хуҗалык эшенә керешәләр. Умарталардан кала абзарда маллары да байтак.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев