Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр лотереяга 18 миллион сум акча отканнар

Чирмешән авылында яшәүче Әлфия һәм Рунис Ялышевлар лотереяга 18 миллион сум акча откан.

Әлфия Гомәр кызы ай саен лотерея алып бәхетен сынап карарга гадәтләнгән. Бусын ул, 300 сумга, ноябрь аенда сатып ала.

- Мин телефоныма лотерея сатучы төркемнең кушымтасын (приложение) саклап куйдым. Билетны онлайн сатып алам һәм аны тутырып электрон рәвештә юллыйм, - диде отыш хуҗасы. – Соңгысында да шулай эшләдем һәм 15 минуттан җавап та килде. Шундый зур отыш. Бик шатландым, тик гаҗәпләнмәдем, чөнки безнең 100 мең сумга кадәр акча  откан очраклар бар.

Якташыбыз бу сюрприз хакында иренә хәбәр итә, аннан соң шатлыгын улы белән уртаклаша. Аларны әлеге отышны теркәргә Мәскәүгә  чакыралар. Ялышевлар башкалада әле декабрь аенда гына булганнар. Отыш 180 көннән соң аларның исәп-хисап счетына утырачак. Билгеле, бу кадәр сумманың салымы да саллы гына.

- Бу керемнән ничек файдаланырга уйлыйсыз? – дип сорамый булдыра алмадым.

- Акчаның урыны әзер, - дип елмайды Әлфия Гомәр кызы. – Казанда ипотекага алынган торагыбыз бар, шуны капларга планлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев