Чирмешәндә яшәүче Александр һәм Гүзәл Портновларның ике уллары. Катнаш гаиләдә үсүче малайларга Данил һәм Руслан исемнәре биргәннәр. Алар әниләре телен яхшы белә.
-Улларымның телләре “әннә” дип ачылды. Мин алар белән гел татарча сөйләшәм, - ди Гүзәл. – Алар миңа “әнием” дип эндәшәләр. Ә әтиләре белән булганда рус телендә аралашабыз. Ана телен яхшы белгәч, мәктәптә татар телен укуда да кыенлыклар юк, дәресләрен минем ярдәмнән башка дә эшләп куялар.
Әни кеше улларына милли йола, гореф-гадәтләрне дә сеңдерергә тырыша. Гаиләдә мөселман һәм христиан бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәләр. Бу дингә һәм милләткә хөрмәт билгесе. Малайлар догалар да белә, аларны - әбиләре, Гүзәл үзе дә өйрәтә.
-Балалар ата-ана телен белергә тиеш дип саныйм һәм аны өйрәтү безнең бурыч, - диде әңгәмәдәшем. – Тик менә улларыбыз әтиләре телен белми, нигәдер аны әбиләре дә өйрәтмәде.
Гүзәл чуваш егетенә тормышка чыккач иренең телен дә бераз өйрәнә.
-“Ипи-тозлык” кына беләм, нәрсә турында сүз барганын аңлыйм. Аннан соң безнең телләр охшаш, әйтелешләре бер төрлерәк сүзләр күп, - ди ул.
Кадрия Гамирова фотосы
Нет комментариев