Соңгы биш елда, программа эшли башлаганнан бирле, районда шәхси хуҗалыкларда 125 кече ферма барлыкка килде, быел аның санын 17гә арттыру планлаштырыла. Аларның 13есендә эш башланган.
-17 кече ферманың берсен Шешминка авыл җирлегендә оештырырга ниятлиләр, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - Моңа кадәр биредә бу эшкә алынучы юк иде.
Савым сыерларының баш санын арттыру нияте белән төзелеш башлаучыларга дәүләт ярдәме – субсидия түләнә. Моңа өстәп район да булыша – бушлай керамзит блоклар, цемент һәм агач материалы да бирәләр.
Районда иң күп кече ферма Иске Кади авыл җирлегендә – монда 18 хуҗалык сөтчелек юнәлешендә эшли. Лашман һәм Чирмешән авыл җирлекләрдә – 15әр, Түбән Кәминкә җирлегендә – 13, Иске Үтәмеш җирлегендә 10 кече ферма төзелгән. Ә менә Яңа Кади һәм Түбән Кармалка җирлекләрендә нибары берәр, Бәркәтәдә ике хуҗалык сыерлар санын арттырган.
Тик элек елларда төзелгән 34 фермада 130 баш сыер саны җитми, бу – кече фермалардагы малларның 10-15 проценты. Лейкоз чире таралу сәбәпле, хуҗаларга сыерларын иткә тапшырырга туры килгән. Әйтик, Иске Кади 8 хуҗалыкта 35 баш сыер җитми. Чирмешәндә тиешледән – 23, Яңа Элмәледә – 12, Кармышта 10 башка кимрәк. Ә менә Түбән Кәминкә, Мордва Афонькәсе, Югары Кәминкә һәм Бәркәтә авыл җирлекләрендә баш санын саклап кала алганнар.

фото: архив
Нет комментариев