Ульяновка элемтә бүлекчәсе матбугатка яздыру планын үтәү алдында
Безнең районда

Ульяновка элемтә бүлекчәсе матбугатка яздыру планын үтәү алдында

2019 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру кампаниясе тәмамланырга айдан чүт кенә артык вакыт калып бара. Ульяновка элемтә бүлекчәсе хат ташучылары бу өлкәдә бик актив эшләгәннәр, тиешленең 75 проценты күләмендә матбугат басмаларына заказ тутырганнар да.

-Безнең участоктагы биш авылга дүртәү хезмәт күрсәтәбез, хат ташучылар барысы да тәҗрибәле, бу өлкәдәге хезмәт стажлары 10 елдан артып китүчеләре дә бар, - ди элемтә бүлекчәсе начальнигы Надежда  Елистратова. -   Саминовкада газета-журналларны үзем таратам, 20 йортлы бу авлыда 16 гаилә район газетасы алдыра, барлыгы 40 лап данә басмага язылалар. Пенсия, субсидияләр таратканда һәр йортка кереп  газета-журналларга язылу кампаниясе башлану турында исләренә төшерәбез, аларга җайлы вакытта өйләренә барып заказ карточкалары тутырабыз.

Ульяновка авылында 10-12 төрле басма алдыручылар да бар. Людмила Ефремова һәрвакыт  12 шәр төрле газета-журналга языла. Людмила Мартышкина  киләсе яртыеллыкка 10 басмага заказ карточкасы тутырган. Пенсия яшендәге хатын-кызлар төрледән-төрле газета-журналлар укырга яраталар.

-Түбән Кармалка (плпн үт әлеше 62 процент), Түбән Чегодай (56), Түбән Кәминкә (52), Бәркәтә (43) элемтә бүлекчәләре дә матбугатка яздыруда башкалардан яхшырак эшлиләр, - ди  район элемтә участогы начальнигы Любовь  Фәтхетдинова. -  Район буенча план  40 процентка үтәлде.  Ә менә Иске Үтәмеш, Күтәмә, Лашман, Лагерка, Яңа Элмәле, Иске Элмәле элемтә бүлекчәләрендә темпны көчәйтергә кирәк.

автор фотосы 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев