Түбән Кәминкәдә 11 элементлы уен мәйданчыгы урнаштырганнар
Безнең районда

Түбән Кәминкәдә 11 элементлы уен мәйданчыгы урнаштырганнар

Түбән Кәминкә авылындагы Заречная урамында, күп балалы Гыйрфановлар йорты янындарак урында балалар уен мәйданчыгы урнаштырганнар.

Монда таган, таучык, әйләнгеч, турник – барысы 11 элемент бар. Авыл җирлеге башкарма комитеты мондый ике мәйданчык сатып алган. Аның икенчесен Кара Чишмә авылында, Совет урамында куярга планлыйлар. Анысы инде яз урнаштырылачак.


Нет комментариев