Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Чирмешәндә урак барышы белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров район белән танышуны “Әккәрәй” җәмгыятеннән башлады. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче бу хуҗалык мал санын тагын да арттырыга тели, тик банклардан кредит алганда проблемалар белән очрашуларын билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе Виктор Сутягин.

Марат Азат улы, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән бергә, “Күтәмә АГРОфирмасы” кырлары аша үтте, “БИО АГРО” кырларындагы урак темпын күреп сокланды, рәт-рәт тезелеп эшләгән комбайннарны һәм ашлык ташучы машиналарны телефонына да төшереп алды. Биредә көзге бодай уңышын җыялар.

-Ашлыкны Нурлатка, Чистайга ташыйбыз, махсус капчыкларга да (рукав)   тутырабыз, - диде җәмгыятьнең идарәчесе Руслан Хәлиуллин. - Комбайннар артыннын ук җиргә известь оны кертеп эшкәртеп тә барабыз.

Министр кошчылык белән шөгыльләнүче “Габшакиров А.И.” крестьян-фермер хуҗалыгындагы эш барышы белән танышты, яшь фермерга үзенең киңәшләрен бирде.

“Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы 400 баш савым сыерына исәпләнгән фермада капиталь ремонт башлаган. Министр һәм аның ярдәмчесе аларның проектлары белән танышып, аңа төзәтмәләр кертергә тәкъдим иттеләр, бу кадәр күләмле эшкә акча табу, дәүләт ярдәме күрсәтү юллары хакында да фикер алыштылар.

-”БИО АГРО”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” кырларында көчле техникалар эшли, уңыш бик яхшы, һава торышы да игенчеләр яклы, - диде Марат Җаббаров. - Аяз көннәрнең кадерен белеп, үстерелгәннәрне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Бөртек дымлы түгел,  димәк аны киптерү чыгымнары кими дигән сүз.  Яхшы орлык чәчсәң генә югары уңышка өметләнергә була, орлыкчылык хуҗалыгы да үзегездә үк, моннан отышлы файдаланыгыз, минераль ашламалар куллануга да игътибарны арттырырга кирәк.

Казаннан килгән кунакка район башлыгы Фердинат Дәүләтшин уракны август ахырына тәмамларга ышандырды. Һава торышы гына комачауламасын. Комбайннарыбыз көнгә 2000 гектарга кадәр җирдә ашлык суктырып ала.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте ындыр табагында  яңа уңыштан күргәзмә ясаган, Казаннан килгән кунак аның белән дә танышты. Гомумән алганда, урак барышыннан канәгать калды министр, ә менә безнең кукуруз кырлары аның кәефен кырды.

“ИЛЬХАН” җәмгыяте комплексында чисталык һәм тәртип. Министрга бу бик ошады. Баш санын арттыру буенча үзенең киңәшләрен җиткерде, төзелеп килүче икенче корпустагы эш барышы белән дә танышты ул.

-Чирмешәндә терлекчелек юнәлешендә эшлисе эшләр бар әле, - диде Җаббаров сүзен йомгаклап. - Бу юнәлештә шөгыльләнергә теләүчеләр аз түгел, аларга ярдәм итү зарур. Дәүләт программаларына керегез.

фото: автор

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - Чирмешән районында (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев